Татарстанда ретро-автоузыш була

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Сентябрьдә «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техникасын яратучылар клубының 10 еллыгына багышланган   «Казан –  Алабуга – Яр Чаллы»  автоузышы узачак. Чара «Волга» ГАЗ-21 Совет автомобилен җитештерүнең 60 еллыгына багышлана. Аның кысаларында, традиция буенча, тарихи  авто- һәм мототехника экспозицияләрен оештыру каралган.

Ретроавтомобильләр колоннасы Алабугага 16 сентябрьдә килер дип планлаштырыла. Колонна составында – автоузышта катнашучылар - 20гә якын берәмлек техника һәм 50 кеше. Узышта катнашучыларны «Алабуга» ОЭСта каршы алачаклар.  «Ford Sollers» заводында ретроавтомобильләр экспозициясе һәм завод буенча экскурсия оештырылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International