31 августта Марины Цветаева якты дөньядан киткән көнгә 75 ел тула. Алабуга аның язмышында соңгы җирле нокта була: монда 1941 елның августында бөек шагыйрьнең гомере фаҗигале өзелә. Әмма озак еллар әле аның исемен яшереп тоталар.
Беренче тапкыр Алабугада аның исеме 60нчы еллар уртасында гына ишетелә, ә Марина Цветаеваның беренче истәлек көне 1968 елның сентябрендә билгеләнә. Ул вакытта Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары һәм студентлары шагыйрәнең каберенә чәчәкләр куярга, яраткан шигырьләрен укырга, Цветаеваның фаҗигале язмышы турында Казан язучысы Р.Мостафинны тыңларга киләләр.