ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр комплексында бүген ачылган һәм 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Отдых-2016» 22нче Халыкара туристик күргәзмәдә катнаша.

49-х метрлы стендта Татарстан Республикасыннан 20 компания күрсәтелгән, алар арасында Татарстан шифаханәләре берләшмәсе, «Ривьера», «Relita Kazan» отельләре вәкилләре, «Лидер-Казань», «Персона грата», "Трэвел энд вок" туроператорлары,  Казан шәһәренең «Туристик-информационүзәге» , Казан Кремле, Зөя, Чистай, Болгар һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыклары һәм башкалар бар.

 Халыкара туристик күргәзмә эше 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, аңарда дөньяның 70 иленнән һәм Россия төбәкләреннән 750дән артык кеше катнаша. Эшлекле программага 160 чара кертелгән.

"ОТДЫХ/LEISURE" программасын традиция буенча кышкы туристик чор ачып җибәрә һәм Россия Федерациясе территориясендә узучы мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Эшлекле программа халыкара мәгариф конференцияләре, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыра һәм форумның бөтен чараларын «ОТДЫХ» гомуми бренды астына берләштерә.


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында 16сыннан 20 сентябрьгә кадәр Казанда булган немец туроператорлары төркеме белән очрашу булды. Анда комитет Рәисе Сергей Иванов, аның урынбасары Екатерина Барабанова һәм шулай ук җирле туроператорлар вәкилләре катнашты. 

Очрашуда Татарстан туризмына кагылышлы төрле сораулар каралды. Сергей Иванов республиканы тәкъдир итте һәм Зөя утрау-каласы, Болгар, Алабуга, Тәтеш, Чистай һәм әлбәттә инде, Казан турында сөйләде.  Кунакларга Татарстан, аның табигый үзенчәлекләре, мәдәнияте, мавыгулар һәм туристик инфраструктурасы турында тагын да күбрәк белергә мөмкинлек биргән немец телендә видеопрезентация дә күрсәтелде. Презентациядән соң кунакларның үзләрен кызыксындырган сорауларны комитет вәкилләренә бирү мөмкинлеге булды.

Татарстанда вакытта немец туроператорлары Болгар һәм Зөядә булды, Бауман урамы буйлап йөрде, Кремльне һәм башка тарихи урыннарны карады. 

 


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

твоя-россия.рф сайтында 200 яисә 2000 сумлык акча купюраларының берсендә Татарстан башкаласын кертү хокукы өчен тавыш бирү дәвам итә. Үз тавышыңны калдыру өчен берьюлы ике шәһәр өчен тавыш бирергә кирәк. Аннан соң социаль челтәрләр яисә SMS аша тиз арада һәм имин авторлаштырылу уздырыла. Тавыш исәпкә алыну белән кулланучы үзе сайлап социаль челтәрләрдәге дуслары белән уртаклаша алачак.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казан Халыклар бердәмлеге көнен билгеләгән бәйрәм көннәрендә сәяхәтләр кылу өчен популяр шәһәрләр рейтингында дүртенче урын алган. Мондый нәтиҗәне RoomGuru.ru. порталы аналитиклары ясаган.

Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә сәяхәтләр өчен популяр булган Россиянең 10 топ шәһәрләре арасында шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Ялта, Калининград, Ярославль, Вологда һәм Псков бар. Рейтинг төзүчеләр мәгълүматларына караганда, Россия кунакханәләрендә туристлар ноябрь башында уртача 2,5 төнгә тукталачак һәм яшәү өчен тәүлегенә 3000 сум тотачак.

Туристлар арасында иң бюджетлы шәһәрләрнең беренче дистәсенә Түбән Новгород (тәүлегенә 2500 сум) булачак, иң кыйммәтлесе – Мәскәү (3400 сум).


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ Федераль законга ярашлы рәвештә, коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарының үтәлешен контрольдә тотучы җәмәгать институты үсеше кысасында, устав бурычы коррупциягә каршы тору гамәлләрендә катнашу булган җәмәгать берләшмәләре вәкилләренә коррупциягә кире мөнәсәбәт формалаштыру буенча бердәм тәкъдимнәр булдыру өчен Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: tourism.rt@tatar.ru


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

15 сентябрьдә 15 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Свердловск өлкәсе крайны өйрәнү музееның фондыннан Невьянск иконасына багышланган күргәзмә эшли башлый.

Невьянск XVII гасыр ахырында металлургия заводы урнашкан бистәдән үсеп чыккан шәһәр – Демидовларның беренче тау башкаласы. Нәкъ менә Уралда, ә монда властьтан качкан халык, бигрәк т тә раскольниклар, Россиянең төрле рәсем сәнгате мәктәпләренең иң яхшы традицияләре нигезендә үзенең мөкәммәл стилен булдырган эре икона язу үзәге оеша.

Урал икона язу стиле бик үзенчәлекле, Россиянең бу төбәгенең сәнәгати куәте һәм тарихи мирасы белән тыгыз бәйләнгән һәм таштан чокып ясау һәм зәркән сәнгате, чуеннан сәнгати кою, өстәлгә төшерелә торган Златоуст гравюрасы, Түбән Тагил сәнгати язуы белән беррәттән аның бер символы булып тора.

Халыкара Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты “Кайнар линия” оештыра. 2016 елның сентябрь - октябрь айларында (843) 222-90-28 номеры аша өлкәннәргә үзләрен кызыксындырган сорауларга консультация биреләчәк. “Кайнар линия” телефоны эше буенча җаваплы кеше – кадрлар һәм юридик эшләр секторында әйдәп баручы белгеч Людмила Анатольевна Максимова.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты 2016 елның 24сеннән 29 сентябрьдә Алтай Республикасында булачак реклама-мәгълүмати турда катнашырга чакыра. Җитәкчеләр чакырыла. Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт белән тәэмин ителеш, экскурсияләр). Казан - Горно-Алтайск – Казан маршруты буенча самолетта очуга да өстәмә түләнә.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе” автоном коммерциягә кагылышы булмаган оешманың Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ярдәме белән ел саен уздыра торган “Кунакчыл Казан” җәйге проекты тәмамланды. 2016 елда “Кунакчыл Казан” проекты 25000 артык туристка мәгълүмати хезмәт күрсәтте.

Проектта 200 волонтер катнашты, аларның барысы да диярлек Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлары. Эш көн саен июнь башыннан алып август ахырына кадәр шәһәрнең туристлар аеруча күп килә торган биш ноктасында барды, болар – Иске Татар бистәсе, Г.Камал исемендәге театр, “Ногай” һәм “Шаляпин Палас Отель” кунакханәләре яны, Казан Кремле. Мәгълүмат пунктларында һәр турист бушлай шәһәр картасын, туристлык маршрутлары турында мәгълүмат, мәдәни чаралар афишасын, шулай ук вакытлы файдалы үткәрү һәм актив ял итү һәм балалар ялын оештыру буенча рекомендацияләр алды.

Мәгълүмати ярдәмнән кала, волонтерлар Казанда булган туристлар арасында анкета уздырды. Аның төп максаты – туристның портретын билгеләү, бирегә килүнең максатын, урнашканда нәрсәгә өстенлек бирүен белү. Шәһәребездә булган кунаклар арасында Мәскәү, Уфа, Ульян, Оренбур, Воронеж, Самара, Тверь, Түбән Новгород, Пермь, Северодвинск, Екатеринбург шәһәрләреннән, шулай ук Кытай, Франция, Индия, Чехия, Германия, Вьетнам кебек илләрдән килүчеләр бар иде.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында Төркмәнстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Акыныяз Агамырадов белән очрашу булды. Татарстанның туристик мөмкинлекләрен ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Брабанова тәкъдир итте. Ул республиканың төп тарихи үзәкләре: Алабуга, Бөек Болгар, Казан һәм Зөя утрау-каласы турында сөйләде. Зур күңел ачулар индустриясе,  иң яхшы спа-үзәкләрдә ял итү мөмкинлекләре, экскурсияләр һәм беренче класслы яшәү  шартлары турында сөйләнде. Үз чиратында кунакның Төркмәнстанны туризм күзлегеннән күрсәтү мөмкинлеге булды. Шуннан соң Акыныяз Агамырадов Зөя утрау-каласына китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International