ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Татарстанда 26сыннан 30 сентябрьгә кадәр булачак Иркутск өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу туризм өлкәсендә территорияне үстерүдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән узды.

Очрашуда республикада туризмга бәйле мәсьәләләр каралды. Кунаклар өчен республиканы тәкъдир итү уздырылды һәм Зөя, Болгар, Алабуга, Тәтеш, Чистай һәм, әлбәттә инде Казан кебек туристик үзәкләр  турында җентекләп сөйләделәр. Тәкъдир итүдән соң  кунакларның комитет вәкилләренә  үзләрен кызыксындырган сорауларны шәхси бирү мөмкинлеге булды.

Татарстанда булган вакытларында Иркутск өлкәсе вәкилләре Болгар һәм Зөя һәм Казанның тарихи урыннары  белән таныша алачак.

28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Сеченов урамындагы 13а йортта урнашкан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән кулланучылар хокукын яклау һәм санитария-эпидемиология законнарын үтәү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә була. Семинар-киңәшмәдә  "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ , ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Иҗтимагый палатасы, Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының Рестораторлары һәм  Отельерлары Берләшмәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак. 

 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 06-07 октябрендә Казахстан Республикасы  Шимкент шәһәрендә «ONTUSTIKTOURISM-2016» Халыкара туристик форумы һәм «SILKWAYTOURISMFAIR» Халыкара ярминкәсе була.

 «ONTUSTIKTOURISM - 2016» (алда - Форум) власть, бизнес, фәнни берлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм     UNESCO (Мәгариф, мәдәният һәм фән мәсьәләләре буенча ООН Халыкара оешмасы) WorldTourismOrganization (Бөтендөнья туристик оешма), TurkicCouncil (Төрек советы) һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы кебек халыкара оешмалар эгидасы астында Ефәк юлда туристик өлкәне үстерү мәсьәләләре буенча җәмәгать берләшмәләре вәкилләре арасында  очрашулар һәм сөйләшүләр өчен диалог мәйданы булачак.

«Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге» ГБУ һәм Татарстан Республикасы һөнәри палатасы бөтен теләүчеләрне  «Татарстан Республикасы туристик сувенир» конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурска һәр гариза бирүчедән соңгы 2 елда ясалган 10 берәмлектән артмаган автор башкаруындагы әйберләр кабул ителә.

Конкурста һәр номинация буенча җиңүчеләр 50 000 сум күләмендә акча призлары белән бүләкләнә, шулай ук һәр әйбергә «Татарстан Республикасының иң яхшы туристик сувениры» статусы бирелә.

Конкурста катнашу -  бушлай

Сезнең гаризаларны 2016 елның 20 октябренә кадәр konkurs.suvenir@yandex.ru.

электрон адресына җибәрүегезне көтәбез

Белешмәләр түбәндәге телефоннар аша бирелә:  8 (843) 264-45-12, 236-06-43


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 26сыннан 28 сентябрьгә кадәр Бөтендөнья туризм көнен билгеләү хөрмәтенә Казан шәһәре рестораннарында һәм кунакханәләрендә кунаклар өчен ташламалар гамәлдә булачак. Ташлама күләме кунакханә һәм рестораннарның администрациясе  тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә һәм 10нан алып 20 процентка кадәр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья туризм көне - 1979 елда ук Бөтендөнья туристик оешманың Генераль ассамблеясе раслаган халыкара бәйрәм. Бәйрәмнең максаты – туризмны пропагандалау, дөнья берлеге икътисадына  өлеш кертү, төрле ил халыклары арасында элемтәне үстерү. 

 

2016 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый  актларны теркәү һәм хокукый эшчәнлек тәэмин итү бүлеге Татарстан Республикасы Президентының  2002 елның 8 маендагы «Татарстан Республикасы норматив бердәм банкы турында» УП-352нче Указына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 июлендәге  «Республика башкарма власть  органнарының норматив хокукый актларын әзерләү кагыйдәләрен раслау, аларны дәүләт теркәве, бастырып чыгару турында»гы 426нчы Карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетының республика башкарма власть органнарының күрсәтелгән норматив хокукый актларын әзерләү Кагыйдәләрен үтәвен, аларны дәүләт теркәвен һәм бастырып  чыгаруын тикшерде. 2014-2016 елларда алып барылган  төп эшчәнлек актлары тикшерелде.  

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Татар-Информ" мәгълүмат үзәгендә   Tatarstan Top Hotels Award и Tatarstan Top Restaurants Award премиясен үткәрүгә багышланган  матбугат конференциясендә катнашты. Премиядә катнашучыларны котлау рәсми тантанасы ресторан һәм кунакханә бизнесында актив катнашучыларны  26сыннан 28 октябрьгә кадәр Казанда җыйган  «HORECA KAZAN 2016» профессиональ күргәзмәсен ябу кысасында узачак.   


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Ял" халыкара туристик күргәзмәсе уздырылуның икенче көнендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты Башкортостан Республикасы һәм "РЖД-тур " компаниясе вәкилләре белән сөйләшүләр алып барды. 2017 елда планлаштырылган Казан белән Уфа арасында үзара туристик поезд җибәрү мәсьәләсен хәл итү  очрашуның төп темасы булды. Ул уңышлы хәл ителгән очракта Казан һәм Уфада яшәүчеләр Татарстан һәм Башкортостан  башкалаларына турыдан-туры поездларда уикенд бара алачак. Поездларны җибәрүне бердәм реклама компаниясе тормышка ашырачак. Очрашу кысасында әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча эшләр алып бару турында өч яклы Килешүгә кул куелды.   

 

 17 сентябрьдә  2017 ел навигациясендә пассажир суднолары хәрәкәте расписаниесен килешү буенча ел саен уздырыла торган киңәшмәнең беренче этабы старт алды. Ул  Пермь шәһәре портыннан Россия диңгез круизлары туроператорлары вәкилләре белән чыккан  «Владимир Маяковский» теплоходында башланды. Шундый шәһәрләр исемлегенә кертелгән Казанда алар 20 сентябрьдә тукталды. Аларның визиты кысасында Казан шәһәре башкарма комитетында түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова катнашты. Төп тема булып Россия туроператорларының диңгез круизлары кысасында  Болгар, Чистай һәм Зөя кебек туристик объектларны туристлар килә  торган  урыннар исемлегенә кертү торды.    

Visit Tatarstan бренды «Туристлык бренды: иң яхшы  практиклар 2016» Халыкара конкурсының «Дестинацияләр/кластерлар туристлык бренды» номинациясендә  «Профессиональ проект (гамәлдәге туристлык бренды)» категориясе буенча җиңүче булды. Бу категория буенча барлыгы 14 катнашучы үз эшен тәкъдим итте. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлау тантанасы бүген Ял.LEISURE 22нче Халыкара туристик күргәзмәсе кысасында узды. «Туристлык бренды: иң яхшы  практиклар 2016» Халыкара конкурсы туристлык брендларын булдыру, үстерү һәм алга чыгару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен проектлар ачык конкурсы буларак бирелгән. Бу туризм һәм маркетинг осталарыннан торган халыкара жюриның туристик компанияләре һәм объектлары  брендингын бәяләү нигезендә билгеләнә торган абруйлы бүләк.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International