Бүген "Ял" халыкара туристик күргәзмәсе уздырылуның икенче көнендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты Башкортостан Республикасы һәм "РЖД-тур " компаниясе вәкилләре белән сөйләшүләр алып барды. 2017 елда планлаштырылган Казан белән Уфа арасында үзара туристик поезд җибәрү мәсьәләсен хәл итү очрашуның төп темасы булды. Ул уңышлы хәл ителгән очракта Казан һәм Уфада яшәүчеләр Татарстан һәм Башкортостан башкалаларына турыдан-туры поездларда уикенд бара алачак. Поездларны җибәрүне бердәм реклама компаниясе тормышка ашырачак. Очрашу кысасында әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча эшләр алып бару турында өч яклы Килешүгә кул куелды.