2016 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый эшчәнлек тәэмин итү бүлеге Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 8 маендагы «Татарстан Республикасы норматив бердәм банкы турында» УП-352нче Указына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 июлендәге «Республика башкарма власть органнарының норматив хокукый актларын әзерләү кагыйдәләрен раслау, аларны дәүләт теркәве, бастырып чыгару турында»гы 426нчы Карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетының республика башкарма власть органнарының күрсәтелгән норматив хокукый актларын әзерләү Кагыйдәләрен үтәвен, аларны дәүләт теркәвен һәм бастырып чыгаруын тикшерде. 2014-2016 елларда алып барылган төп эшчәнлек актлары тикшерелде.