Агымдагы елның 26сыннан 28 сентябрьгә кадәр Бөтендөнья туризм көнен билгеләү хөрмәтенә Казан шәһәре рестораннарында һәм кунакханәләрендә кунаклар өчен ташламалар гамәлдә булачак. Ташлама күләме кунакханә һәм рестораннарның администрациясе тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә һәм 10нан алып 20 процентка кадәр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья туризм көне - 1979 елда ук Бөтендөнья туристик оешманың Генераль ассамблеясе раслаган халыкара бәйрәм. Бәйрәмнең максаты – туризмны пропагандалау, дөнья берлеге икътисадына өлеш кертү, төрле ил халыклары арасында элемтәне үстерү.