Visit Tatarstan бренды «Туристлык бренды: иң яхшы практиклар 2016» Халыкара конкурсының «Дестинацияләр/кластерлар туристлык бренды» номинациясендә «Профессиональ проект (гамәлдәге туристлык бренды)» категориясе буенча җиңүче булды. Бу категория буенча барлыгы 14 катнашучы үз эшен тәкъдим итте. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлау тантанасы бүген Ял.LEISURE 22нче Халыкара туристик күргәзмәсе кысасында узды. «Туристлык бренды: иң яхшы практиклар 2016» Халыкара конкурсы туристлык брендларын булдыру, үстерү һәм алга чыгару өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен проектлар ачык конкурсы буларак бирелгән. Бу туризм һәм маркетинг осталарыннан торган халыкара жюриның туристик компанияләре һәм объектлары брендингын бәяләү нигезендә билгеләнә торган абруйлы бүләк.