Берлинда ITB зур күргәзмәләренең берсе ачылыр алдыннан Palace Europe-Center отелендә Россияне 2017 елда конфедерацияләр Кубогы матчын һәм 2018 елда футбол буенча ФИФА Дөнья чемпионатын уздыручы ил буларак тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанны һәм Казанны ике чемпионат матчларын уздыру урыны буларак тәкъдир итте.Чарага 80нән артык немец туроператоры һәм СМИ вәкилләре килде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Россия, Мексика, Португалия, Германия һәм Чили җыелма командаларының группа этабы матчлары була.
8 мартта, иң матур һәм гүзәл язгы көндә, Татарстанның Табигый тарих музее аерым программа әзерләде:
11:00 – 15:00. Музейга килгән гүзәл затларның ювелир әйберләренә бушлай диагностикаясала.* Кыйммәтле ташны ясалмадан ничек аерырга? Без киеп йөргән әйберләр ясалма түгелме?Сезнең ювелир әйбердә куелган проба чынбарлыкка туры киләме? – бу сорауларга квалификациялеэксперт-геммолог җавап бирә.
8 мартта Берлинда "ITB Berlin 2017" күргәзмәсе ачыла. Татарстан Visit Russia РФ регионнарының гомуми стендында күрсәтелгән. Республика делегациясе составында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең туризмны үстерү һәм ярдәм итү комитеты, шулай ук килү туризмы буенча үз хезмәтләрен күрсәтүче республика туроператорлары: "Персона Грата", "Казан сәяхәтләр бюросы" һәм "Travel and Work" бар. Татарстан һәм Германия туроператорлары немец туристлары өчен Татарстан турпродуктын гамәлгә ашыру буенча мөмкинлекләрне караячак.
13 мартта 10:30 сәгатьтә «Крокус ЭКСПО» МВЦда «Бөек Идел юлы» регионара туристик маршрутын тәкъдир итү була. Проект Татарстан Республикасы инициативасы белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы булышлыгында гамәлгә ашырыла. Тәкъдир итү «Интурмаркет 2017» (11 — 13 мартта) XIIХалыкара туристик күргәзмә кысасында уза.
Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» Россия регионара туристик продукты булдырылган.Аның максаты — Урта Иделдә Россия һәм чит ил туристларын җәлеп итә алырлык яңа туристикдестинация төзү. Бүгенге көнгә «Бөек Идел юлы» кысасында егермедән артык маршрут географик, тарихи һәм мәдәни бергәлек, милли аермалык мөһим сәүдә артериясе – Идел елгасына тоташкан 14 регионны берләштерә.
Маршрутлар проект белән кызыксынган регион туроператорлары белән бергә туризм өлкәсендәге башкарма власть органнары тарафыннан төзелгән. Концепция Маршрутлар концепциясенең ял көне турларына яраша. Өч көн эчендә турист Идел буеның өчтән дә ким булмаган шәһәрендә була һәм берничә үзенчәлекле мәдәният белән таныша ала. Казан – Йошкар-Ола – Чабоксар, Түбән Новгород – Киров – Пермь, Самара – Пенза – Саратов, Саранск – Ульяновск – Казан һәм башка маршрутлар бердәм проект кысасында күрсәтелгән. Бүген «Бөек Идел юлы» заман туристларының югары таләпләренә һәм туристик маршрутлар эшләү буенча сыйфат стандартларына туры килә.
Казан 8 Мартта парлашып ял итү өчен популярлыгы буенча РФ шәһәрләре арасында өченче булды.Шундый нәтиҗәне RoomGuru.ru. отельләрен эзләү һәм бронь алу буенча Россия сервисы аналитиклары ясады.
Рейтинг 2017 елның 7сеннән 9 мартка кадәр парлашып ялга килеп ял итү өчен бронь алу мәгълүматларына карап төзелгән. ТР башкаласын бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып китә.Болардан тыш, туристлар арасында иң таләп ителгән шәһәрләр дистәсенә Сочи, Түбән Новгород, Ярославль, Калининград, Екатеринбург, Псков һәм Вологда кергән.
Казан 8 мартта Россиянең 5 топ популяр шәһәрләренә кергән. Рейтинг 8 мартта һәм аннан соңгы ял көннәрендә ял итү һәм сәяхәтләргә бару өчен Россиядә һәм дөньяда отельләргә бронь алу буенча OneTwoTrip онлайн-сервисы нигезендә төзелгән. Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә кунакханәдә бер номер тәүлегенә уртача 3200 сум тирәсендә торачак.
Рейтингка шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Красная Поляна һәм Сочи кебек шәһәрләр кертелгән.
8 мартта 16:00дә «Манеж» күргәзмәләр залында Казан музыкантларының вокаль һәм уен коралларында башкаруында рус һәм чит ил шедеврлары яңгыраячак Халыкара хатын-кызлар көненә багышланганконцерты булачак. Программада - Чайковский, Рахманинов, Шостакович һәм башка композиторлар әсәрләре. Концертка килүчеләр рәссам-авангардчы Эдуард Зеленинның кызыклы картиналары күргәзмәсен күрә алачак.
4, 5, 8 мартта, 13:00. Балалар һәм өлкәннәр өчен «Модерн эпохасына сәяхәт яисә 8 март белән котлау!» программа-котлавы. «Петербург модерны. Стиль и югары мода» күргәзмәсендә кунакларны уеннар, күңел ачулар, котлаулар, шатлыклы хисләр көтә. Бу туганнар һәм якыннар өчен оригиналь бүләк булачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында 1сеннән 3 мартка кадәр булган Нижегородскөлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рәфис Борһанов, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Әбдрәшитов катнашты. Комитетка Нижегородск өлкәсе делегациясенең килү максаты булып туристлар җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу торды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Экология дәресе»республика акциясе кысасында Казанның 19нчы гимназиясендә узган ачык экология дәресендә катнашты.
Сергей Иванов мәктәп укучылары каршында чыгыш ясап, табигатьне саклау һәркем эше булуын һәм монда чүп-чарны эшкәртүгә генә түгел, ә су ресурсларын саклауга да игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Дәрес ахырында сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр алды: дәрес өчен дәфтәрләр һәм матур төсле китап.