ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 1 маеннан 20 маена кадәр Россиядә беренче мәртәбә Россия Ресторан Фестивале узачак. Бер ук вакытта Сочи, Ростов-на-Дону, Краснодар, Новосибирск, Екатерибург һәм Казан шәһәрләре катнашучыларга әвереләчәк. Санкт-Петербургта фестиваль 30 майга кадәр узачак. Иң яхшы рестораннар кунакларга популяр яки яңа ризыклардан 990 сум дәрәҗәсендә теркәлгән бәядән дегустацияләү үрнәкләрен тәкъдим итәчәкләр, кунаклар бу ризыкларны барлык вакыт дәвамында татып карый алачак.

Казанда Фестивальдә 15тән артык ресторан катнашачак. Алар арасында Top Hop Bar,  Leuven, Brown Bear Grill, Evoo, Extra Lounge, Vienna Cafe, “Марусовка”, “Хумо”, “Хлеб и вино”, Mama Deli, Beerpoint, “Хинкальная”, “Бинхартс”, P.Love , OmNomNom, Пушкин Lounge, “Дичь Бар” кебек танылганнары да бар.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Россия-Һиндстан арасында дипломатия мөнәсәбәтләре урнашуга 70 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Федераль туристлык агентлыгы Һиндстан Республикасының Туристлык министрлыгы белән берлектә RussiaIndiaTravel исемле фотографияләр конкурсын үткәрә.

2017 елның 10 апреленнән башлап 10 маена кадәр Россиядән һәм Һиндстаннан катнашучылар ике ил территориясендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәчәк. Конкурста катнашучыларның эшләрен туристлык тематикасы буенча өч номинациядә бәяләячәкләр: “Табигать”, “Истәлекле урыннар” һәм “Шәхесләр”. Җиңүчеләргә оештыручылардан туристлык юлламалары тапшырылачак.

Конкурсның https://profsunion.com рәсми сайтында конкурста катнашырга һәм чараның тулырак шартлары белән танышырга мөмкин.

ТурСтат аналитика агентлыгы Россиядәге гастрономия туристлыгында иң популяр юнәлешләрне ачыклаган. ТурСтат мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә бер-ике көнгә исәпләнгән гастрономия турлары һәм 8 һәм 9 июльдә узачак “Тәмле Казан” икенче гастрономия фестивале кебек гастрономия фестивальләренә бару Россиядә зур поплярлык казанган.


14
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 13 апрельдән 14 апрельгә кадәр уза торган 5 нче юбилейлы “Ял дөньясы” халыкара үзбәк күргәзмәсендә катнаша.

Чара программасында: Tashkent Food Festival Ташкент гастрономик фестивален үткәрү, Үзбәкстан, Таиланд потенциалын презентацияләү, “Кунакханә дәрәҗәсе” бер чәшкә каһвә белән билгеләнә” темасына белем бирү семинары һ.б.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Туристлык һәм спорт күргәмәсе”нең 22 нче халыкара махсуслаштырылган чарасы ачылды, ул 13 апрельдән 15 апрельгә кадәр эшләячәк. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Габдерәшитов катнашты. Ул җыелган кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: “Сүз дә юк, соңгы вакытта туристлык ресурсларын алга этәрүче төп каналлар булып интернет ресурслары хезмәт итә, шуңа да карамастан, теләсә нинди күргәзмә дә алга этәрүнең бер коралы булып тора. Без күргәзмәдә катнашучылар, һөнәри берлекләр һәм килгән кунаклар яңа туристлык чоры ачылып китәр алдыннан кирәкле элемтәләрне табар һәм үзләре өчен барыннан да бигрәк туры килә торган юнәлешне сайлап алыр дип өметләнәбез”.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 13 апрельдән 15 апрельгә кадәр “Туристлык һәм Спорт” дигән 22 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Ел саен бөтен Россия буйлап, туристлык һәм спорт өлкәләрендә актив ял итү төрләреннән мөмкин булган иң кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәрне җиткерүче компанияләр Татарстан Республикасының үзәк күргәзмәләр мәйданында җыелыша.  Проектта катнашучылар өчен бу эшлекле партнерлар табу, компаниянең имиджын һәм сәүдә маркасын саклау, үзенең продуктларын күрсәтү һәм гамәлдә булган тәкъдимнәрне өйрәнү мөмкинлеге булып тора.

“Бөек Болгар”-2017 урта гасыр көрәш фестивален үткәрү датасы билгеле булды. Быел тарихи көрәшләрне һәм көч сынашуларны тамаша кылырга яратучы һәркемне 12 һәм 13 август көннәрендә елның онытылмаслык иң эссе чорында үткәреләчәк чарага чакыралар.

2017 ел, һичшиксез, фестиваль өчен үзенчәлекле булачак. Чөнки “Бөек Болгар” беренче мәртәбә халыкара статусын яулаячак! Бу хәл фестиваль программасына “Тарихи урта гасыр бәрелешләре буенча Европаның Клуб Чемпионаты” белән 1гә 1 сугышлары буенча Донжон Кубогының кертелүе аркасында мөмкин булган.

Узган елда 40 000 тирәсе кешене берләштергән “Бөек Болгар” фестивале янә шаккаттырырга җыена. Массакүләм көрәш турнирлары, атлы турнирлар, тере музыкага урта гасыр чоры биюләре, “Борынгы Болгар каласы тарихыннан” театраль тамашасы, сугыш машиналары һәм нурлы тир һәм, бу әле “Бөек Болгар”га килүче кунакларны көтә торган тамашаларның тулы исемлеге түгел! Төрле мастер-класслар, тарихи лагерьга экскурсияләр, этника музыкасы концертлары – биредә һәркем үзенә шөгыль табачак. Сүз уңаеннан, фестивальгә бөтен гаилә белән дә рәхим итәргә мөмкин булачак – иң нәни дуслар өчен урта гасыр балалар дөньясы махсус оештырылачак, анда балалар белән профессиональ аниматорлар шөгыльләнәчәк.

“Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәш фестивале – барысы да чын-чынлап!

Visit Tatarstan рәсми туристлык бренды видеоролигы “ДИВО РОССИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында “Территорияләрне (төбәкләрне, районнарны, шәһәрләрне) презентацияләү” номинациясендә финалга узды. “Татарстан: 1001 рәхәтлек” видеоролигы туристларга Татарстан Республикасындагы истәлекле урыннар һәм ял итү мөмкинлекләре хакында сөйли.

Экспертлар советы Идел буе федераль округы буенча “ДИВО РОСИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында округ финалында катнашучыларны билгеләде. Финалга 47 проект чыкты. Visit Tatarstan туристлык бренды проекты да – шулар арасында.

Конкурс финалы 2017 елның 28-29 апрелендә Ижевск шәһәрендә, VIII “Туристлык. Спорт. Ял” россиякүләм махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе кысаларында узачак.

Visit Tatarstan рәсми туристлык бренды видеоролигы “ДИВО РОССИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында “Территорияләрне (төбәкләрне, районнарны, шәһәрләрне) презентацияләү” номинациясендә финалга узды. “Татарстан: 1001 рәхәтлек” видеоролигы туристларга Татарстан Республикасындагы истәлекле урыннар һәм ял итү мөмкинлекләре хакында сөйли.

Экспертлар советы Идел буе федераль округы буенча “ДИВО РОСИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында округ финалында катнашучыларны билгеләде. Финалга 47 проект чыкты. Visit Tatarstan туристлык бренды проекты да – шулар арасында.

Конкурс финалы 2017 елның 28-29 апрелендә Ижевск шәһәрендә, VIII “Туристлык. Спорт. Ял” россиякүләм махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе кысаларында узачак.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 21-23 апрелендә Казан шәһәре янәдән Россиянең бию башкаласына әвереләчәк – “АК БАРС” көрәш сарае һәм “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексы территориясендә Бишенче юбилейлы “TODES” студияләре-мәктәпләре халыкара фестивале узачак.

Фестивальдә Алла Духова студияләре-мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар соңгы вакытта өйрәнгән иң яхшы әзерлекләрен күрсәтәчәкләр. Кунакларны һәм катнашучыларны күркәм номерлар, уникаль чыгышлар, онытылмас кичәләр, күз явын алырлык костюмнар һәм, әлбәттә инде, шәп кәеф һәм чып-чын бию драйвы көтә.

Ябык, катнашучылар һәм чакырылган кунаклар өчен багышланган фестиваль, ләкин бу язның иң ямьле һәм күңел ача торган чараларының берсе буларак, чараны оештыручылар теләге булган һәркемгә фестивальне күзәтү мөмкинлеген әзерләгән! Фестивальгә эләгә алмаганнар өчен todes.ru сайтында махсус текстлы һәм видеолы трансляцияләр оештырылачак. Шулай ук текстлы трансляцияләү дә алып барылачак, анда фестивальнең иң соңгы яңалыклары һәм чыгышлар расписаниесе бирелеп барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International