Россия белән Һиндстан туристлык буенча фотоконкурс башлый

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россия-Һиндстан арасында дипломатия мөнәсәбәтләре урнашуга 70 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Федераль туристлык агентлыгы Һиндстан Республикасының Туристлык министрлыгы белән берлектә RussiaIndiaTravel исемле фотографияләр конкурсын үткәрә.

2017 елның 10 апреленнән башлап 10 маена кадәр Россиядән һәм Һиндстаннан катнашучылар ике ил территориясендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәчәк. Конкурста катнашучыларның эшләрен туристлык тематикасы буенча өч номинациядә бәяләячәкләр: “Табигать”, “Истәлекле урыннар” һәм “Шәхесләр”. Җиңүчеләргә оештыручылардан туристлык юлламалары тапшырылачак.

Конкурсның https://profsunion.com рәсми сайтында конкурста катнашырга һәм чараның тулырак шартлары белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International