29 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы туристлык чорына старту бирүгә багышланган бәйрәм программасына чакыра. Казан Кремле – төрле-төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән меңнәрчә туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Быел “мәдәният ныгытмасы” үзенә килгән кунакларны нәрсә белән шаккаттырыр, аның территориясендә нинди фестивальләр, бәйрәмнәр узар һәм музейларында нинди кызыклы күргәзмә проектларын карарга мөмкин булыр, – боларның барысы хакында да концерт-күңел ачу программасы кысаларында сөйләячәкләр. Чарада катнашучылар Җиңү көненә Кремль территориясендә нинди флешмоб уздырылачагы, традициягә әйләнеп киткән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз!” һәм быел 25-26 августта узачак “Казан фанфаралары” хәрби тынлы оркестрлар фестивальләренә нинди кызыклы чаралар әзерләнүе хакында беләчәкләр.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә хезмәтләр күрсәтүче туристлык оешмаларына, күп күләмле кешеләрнең төркемнәре йөрү өчен яраклаштырылмаган булуы сәбәпле, “Барлык диннәр храмы” (Казан ш., Иске Аракчино бис., 4 й.) корылмалары комплексының эчке бүлмәләрен карауга бәйле экскурсия программаларын һәм маршрутларын төшереп калдырырга киңәш итә.
Татарстанда 25-27 апрель көннәрендә реклама-мәгълүмат туры кысаларында Вьтнамнан туроператорларның вәкилләре кунак булачак. Биредә булган чорларында кунаклар Казанның истәлекле урыннарын караячак, Баумандагы җәяүлеләр юлыннан үтәчәкләр, Свияжски утрау-каласында, Бөек Болгарда булачаклар, “Арыш мае” кебек кибетләрдә җирле азык-төлекләр белән танышачаклар.
29 апрельдә, “Казан” гаилә үзәге мәйданы янәшәсендә инде гореф-гадәткә әйләнгән туристлык чорын рәсми рәвештә ачу тантанасы булачак.
Чараны ачуны массакүләм флешмоб үткәрү белән билгеләп үтү планлаштырыла.
Быел шәһәрнең сәнгатьле бию коллективлары һәм шәһәр халкы көче белән, Казан Касәсе тирәли бии торган үрнәкләр таралачак. Аллы-гөлле костюмнардан киенгән бию хороводлары, урбан-бергәлекләре һәм велосипедчылар Татарстанның гадәти һәм әллә кайдан беленә торган орнамент рәвешендәге сивмолы – тюльпан сыман тезелеп басачаклар, шулай итеп табигать уянуын чагылдырачаклар. Флешмобның масштабы һәм динамикалы булуы Россия халкын гына түгел, ә күрше илләрдә яшәүчеләрне дә җәлеп итәчәк һәм яңа туристлык чорының ачык стартына әвереләчәк.
2016 елның 18 декабреннән башлап 2017 елның 17 июненә кадәр Әлмәт шәһәрендә “Технорама” Фән һәм Техника музее эшли. Швейцариянең Технорама фәнни үзәге — эталонлы дөньяви кызыклы фән үзәкләренең берсе. Бу уникаль тәҗрибә тирәлеге, бирегә килгән һәркем, яшенә һәм җенесенә бәйсез рәвештә, формаль булмаган һәм кызыклы юнәлештә табигать күренешләре белән таныша ала.
Татарстан Республикасы беренче мәртәбә Arabian Travel Market 2017 халыкара гарәп туристлык күргәзмәсендә катнаша, ул 24-27 апрель көннәрендә Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә уза. Татарстаннан биредә “Бюро Путешествий “Казань”, “Персона Грата”, “Спутник-Транс-Сервис-Казань”, “Трэвел Эндвок”, шулай ук "Тюлпан Тревел” туристлык компанияләре катнаша.
Кунаклар өчен халыкара туристлык индустриясендәге, сәяхәт итү, ял һәм күңел ачу өлкәсендәге барлык юнәлешләр тәкъдим ителәчәк. Чарада иң зур төзелеш һәм инвестиция компанияләре туристлык индустриясе өлкәсендәге үз проектларын күрсәтәчәк. Шулай ук күргәзмә программасында презентацияләр һәм семинарлар да планлаштырыла.
Бүген, 24 апрельдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Туристлык чорына старт – 2017. Май бәйрәмнәрендә туристлар һәм республика халкы өчен тәкъдимнәр” темасына матбугат конференциясе булып узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Казан ш. туристлыкка теләктәшлек комитеты” МУБ директоры Дарья Санникова, шулай ук Татарстан Республикасындагы музей-тыюлыкларның җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татар-информ” МА булып узган матбугат конференциясендә алда торучы туристлык чорына булган планнар белән уртаклашты.
Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округларының “Туристлык сувениры” россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк конкурсына старт игълан ителде. “Туристлык сувениры” россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк конкурсының финалы 2017 елда 11-12 июнь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә “Осталарның серләре” дигән юбилейлы V Халыкара халык сәнгать кәсепләре фестивале кысаларында узачак.
Конкурс туристлык сувенирларын җитештерү һәм сату өлкәсендә кызыксынган барлык затларның һәм оешмаларның тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итү мәйданчыгы булып хезмәт итә, бу исә илдәге туристлыкка багышланган сувенирлык продукцияләре базарын үстерергә булыша.
Татарстанда 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр, реклама-мәгълүмат туры кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туроператор вәкилләре кунакта. Алар инде Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Свияжски утрау-шәһәрендә булдылар, Казанның баш урамы – Бауман буенча йөреп чыктылар, берничә кунакханәне карадылар. Кичә кунаклар Чәк-чәк музеенда, “Туган авылым” рестораннар комплексында, “Шәһәр панорамасы” интерактив комплексында, Казан аквапаркында һәм гаилә белән ял итә торган башка төрле урыннарда булдылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Фарсы култыгы илләрендә яшәүчеләрнең һәм резидентларның Татарстанга мул туристлык потенциалын туплаган төбәк буларак кызыксынуларын арттыру буенча актив эш алып барыла. 2017 елның мартында “flydubai” авиакомпаниясе белән “Visit Russia” илкүләм маркетинг үзәге тарафыннан оештырылган, презентация роуд-шоулары сериясе кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бахрейнда һәм Кувейтта республика презентацияләре булып узды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында, Иран Ислам Республикасында сәфәрдә. Программада – Татарстан-Иран Эш форумында катнашу, биредә ул Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен презентацияләп чыгыш ясаячак. Моннан тыш, программа Фирдәүсә исемендәге Мешхед университетына, Имам Риза архитектура комплексына, Мешхедның Сәүдә-сәнәгать палатасына бару кебек чараларны үз эченә ала. Мешхед шәһәрендә Сергей Иванов шулай ук Республиканы туристлык төбәге буларак презентацияләячәк