2017 елның 20 июлендә Свияжски утрау-шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россия Федерациясендә (2011-2018 елларга) тышкы һәм эчке туристлыкны үстерү" федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру барышын иҗтимагый контрольдә тоту буенча комиссия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сәетова Лиана Марселевна, Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Фазылов Ринат Рафаэлович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, "Россия халыкара туристлык академиясе"нең Казан филиалы директоры Пономарев Кирилл Николаевич, Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Мифтахов Рамил Зөфәрович катнашты.
Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.
Автобуслар 12 һәм 13 август көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Ульян шәһәрләреннән оештырылачак.
Казан
Китү вакыты: 7:30
Бару пункты: Үзәк стадиондагы парковка
Бәясе: 750 сум.
Чаллы
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Квартал СҮ
Бәясе: 700 сум.
Түбән Кама
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Чулман кунакханәсе
Бәясе: 700 сум.
Алабуга
Китү вакыты: 6:30
Бару пункты: Алабуга
Бәясе: 700 сум.
Әлмәт
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Панорама СҮ
Бәясе: 800 сум
Ульян
Китү вакыты: 6:30
Бару пункты: Элемтә йорты тукталышыннан соң ҮУК
Бәясе: 650 сум.
Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән. Болгар шәһәреннән кайту – 12 августта (шимбә) 22:00 сәгатьтә, 13 августта (якшәмбе) 18:00 сәгатьтә. Әгәр дә сез 12 августта килергә, ә 13 август көнне кайтып китергә теләсәгез – ике билет сатып алырга кирәк.
Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.
Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru
Татарстан-Иран эш форумы бүген Казанда, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданында (Петербург урамы) булды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иран провинциясе губернаторы Али Резой Рашидиян җитәкчелегендәге Хорасан-Резави провинциясе әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләп чыгыш ясады. Сергей Иванов үзенең чыгышында болай диде: "Без туристлык өлкәсендә инвестицияләр буенча да тәкъдимнәр әзерләдек. Бу туристлык комплексларын булдыруга кагылышлы проектлар. Без инвестицияләү өчен бик тә уңайлы шартлар тәкъдим итәбез һәм проектларны тормышка ашыру буенча сөйләшүләргә шатбыз".
Ирандагы хезмәткәрләр фикеренчә, туристлык өлеше – багланышларның әһәмиятле өлеше, Татарстан белән Иран провинциясе арасында туристлар агымын арттыру буенча нинди дә булса адымнар ясау мөмкинлеге бар.
Мондый эшлекле визитлар, эш мөмкинлекләре турында фикер алышулар инвестицияләр, туристлык, сәнәгать өлкәсендә тулаем алганда файда китерер, шулай ук Татарстан белән Хорасан-Резави провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә булышыр дип күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм үтәү бүлегенә "белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек); бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә "тәэмин итүче белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек) кадрлар резервына кертелүгә конкурста катнашу өчен документларны кабул итү дәвам итә.
Конкурста катнашу өчен документларны кабул итү Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә, 2017 елның 27 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүматлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматларны алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27
14 июльдә 2017 елда "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясен алуга заявкалар һәм проектлар кабул ителә башлады.
"Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясе 2014 елда туристлык маршрутларын булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның ачык россиякүләм конкурсы йомгаклары буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелды. Премияне гамәлгә куючылар: ФРОС Region PR (Воронеж), ООО "Контент" продюсерлык үзәге" (Воронеж), Территорияләрне комплекслы үстерүгә һәм брендлауга теләктәшлек фонды (Владивосток).
Кичә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туроператорлар өчен "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивален презентацияләү чарасы булды. Анда рәис урынбасары Артур Абдрашитов катнашты. Очрашуда катнашучыларга фестивальнең оештыру үзенчәлекләре, махсус яңалыклары, шулай ук чара буенча экскурсиядә катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерик, "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале быел 12 һәм 13 август көннәрендә узачак. Узган ел анда 30 меңнән артык кеше булды.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Иванов Япониянең "Hankyu Travel" туроператоры вәкилләре белән очрашты. Татарстан кунаклары реклама туры кысаларында килгәннәр, сәфәрләренең максаты – Татарстан имиджын алга таба популярлаштыру һәм Япониядә яшәүчеләр арасында тур продуктларын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасы һәм туристлык инфраструктурасы белән танышу.
Сәфәр программасында Казан Кремлен, Иске Татар бистәсен, Бөек Болгар шәһәрен, Свияжски утрау-каласын һәм Казан кунакханәләрен карау күздә тотыла.
Исегезгә төшерик, ел саен Россия Федерациясенә 85 мең тирәсе Япония туристлары килә.
Татарстанның Свияжски утрау-шәһәрендәге Успенск соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул мактаулы Исемлектә Россиянең 29 нчы һәм, Казан Кремле белән Болгар тарихи-археология комплексыннан кала, Татарстанның өченче объектына әверелде. Бу хакта бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter аша билгеле булды, әлеге оешма бу көннәрдә Краковта 41 нче сессияне үткәрә.
Номинацияне Бөекбританиядән ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча ICOMOS (ИКОМОС) халыкара советы эксперты Сьюзен Деньер тәкъдим иткән, ул 2014 елның август аенда Свияжскида консультатив миссия белән сәфәрдә булган. Ул Успенск соборына һәм монастырьга кыскача сыйфатлама биргән, реставрацияләү эшләре турында сөйләгән һәм монастырь комплексының бөтендөнья универсаль кыйммәтен ачкан: "Тулаем алганда ИКОМОС Успенск соборы номинациясен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен хуплый".
15 июльдә "Казан" гаилә үзәге янәшәсендәге яр буенча "Очуы җиңел!" дигән һава елланнары шәһәр фестивале узачак. Кунаклар өчен 20дән артык абсолют түләүсез мәйданчык, төрледән төрле рәвешләрдәге, төсләрдәге һәм зурлыклардагы күп санлы һава еланнары. Мастер-класслар, һәвәскәрләрнең Үзең ясаган һава еланнары чемпионаты һәм игротека балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килер.
Чара 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак, керү – ирекле.
III Халыкара мотивацияле кино һәм спорт фестивале BRIDGE of ARTS оештыру комитеты "Россия илһамландыра!" махсус программасы өчен фильм сайлау эшен төгәлләде. Татарстанның "SUNNYFEST" фильмы "Вакыйга" номинациясендә финалга чыкты. Заявкаларны кабул итү 15 июньдә тәмамлана. Сайлау комиссиясе Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән 180 артык эш карады. Фильмнарның күпчелеге – Татарстаннан, Ханты Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Белгород, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Тамбов һәм Ростов өлкәләреннән тугыз кинолента "Вакыйга" номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.