Татарстанның Свияжски утрау-шәһәрендәге Успенск соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул мактаулы Исемлектә Россиянең 29 нчы һәм, Казан Кремле белән Болгар тарихи-археология комплексыннан кала, Татарстанның өченче объектына әверелде. Бу хакта бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter аша билгеле булды, әлеге оешма бу көннәрдә Краковта 41 нче сессияне үткәрә.
Номинацияне Бөекбританиядән ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча ICOMOS (ИКОМОС) халыкара советы эксперты Сьюзен Деньер тәкъдим иткән, ул 2014 елның август аенда Свияжскида консультатив миссия белән сәфәрдә булган. Ул Успенск соборына һәм монастырьга кыскача сыйфатлама биргән, реставрацияләү эшләре турында сөйләгән һәм монастырь комплексының бөтендөнья универсаль кыйммәтен ачкан: "Тулаем алганда ИКОМОС Успенск соборы номинациясен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен хуплый".