"Ел маршруты" 2017 Гомумроссия туристлык премиясен алу конкурсына старт бирелде!

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

14 июльдә 2017 елда "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясен алуга заявкалар һәм проектлар кабул ителә башлады.

 "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясе 2014 елда туристлык маршрутларын булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның ачык россиякүләм конкурсы йомгаклары буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелды.  Премияне гамәлгә куючылар:  ФРОС Region PR (Воронеж), ООО "Контент" продюсерлык үзәге" (Воронеж), Территорияләрне комплекслы үстерүгә һәм брендлауга теләктәшлек фонды (Владивосток).

2017 елда, "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясен үткәрү кысаларында, 10-11 октябрь көннәрендә Ульян шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округларының төбәк конкурсы узачак.

 Заявкаларны кабул итү вакытлары:

– Урал һәм Идел буе федераль округлары өчен заявкаларны кабул итү чоры – 15 сентябрьгә кадәр;

– Ерак Көнчыгыш, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ, Себер, Үзәк һәм Көньяк федераль округлары өчен заявкаларны кабул итү чоры – 5 октябрьгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International