ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

20 нче августта Казанда Заманча Мәдәниятнеӊ Kazan Live-2017 Халыкара Фестивале узачак. Үзенеӊ яшәеш елларында күп кенә Казанлылар тарафыннан яратып кабул ителгән Kremlin LIVE фестивале үсте, ныгыды һәм бик күп санда тугрылыклы тамашачылар туплады. Аларныӊ саны елдан-ел арта барып, 40 меӊ кешегә җитте. Нәтиҗәдә фестивальне оештыручылар аныӊ чикләрен киӊәйттеләр һәм төп локация урыннарына керү юлларын кунаклар һәм тамашачылар өчен тагын да кулаерак ясадылар. Фестиваль уӊайлы борынгы Казан Кремле белән генә чикләнми. Бу аныӊ исемендә дә чагылыш тапты. Быел ул  Игенчеләр Сараеныӊ зур мәйданында узачак.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11 августта Свияжскиның Тарих музеендагы күргәзмәләр залында "Зөя – агымсу" күргәзмәсе ачылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Зөя елгасының һәм аның яр буе тирәлегенең ХХ гасырга кадәрге тарихы чагылдырыла.  Игътибар үзәгендә – Свияжски утрау-шәһәре һәм елгада һәм аның кушылдыклары янәшәсендә урнашкан әһәмиятле авыл-салалар. Аларның һәркасы Зөя белән бәйләнгән тарихка һәм легендаларга, ландшафт һәм истәлекле урыннарга ия.

Свияжски шәһәре атамасыннан исем алган Зөя (Свияга) елгасы, – Иделнең уң кушылдыгы, Урта Идел буендагы кече елга булып санала, Татарстан территориясеннән 160 чакрым буенча ага

Бүген "Гранд Отель Казань" кунакханәсендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов зур реклама-мәгълүмат турында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләренә презентация ясады. Ул Казанда, Бөек Болгарда, Свияжскида, Алабугада, Чистайда урнашкан зур туристлык үзәкләре турында сөйләде, ел дәвамында карарга мөмкин булган зур чаралар белән таныштырды, шулай ук Татарстандагы иминлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды.

Бүген Татарстан Республикасына "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивалендә катнашучылар килә башлады. Бүген Казан Кремле буенча сәяхәт кылырга, шулай ук җирле ММЧ белән аралашырга дип ике команда юл алды: "Париж трольләре" клубы (Чехия) һәм "Кенәз" клубы (Украина). Алар көрәш өчен үзләренең костюмнарын, шулай ук кайбер көрәш алымнарын күрсәттеләр. Билгеләп үтик, "Кенәз" клубы Украина җыелмасы составында Урта гасыр көрәше буенча дөнья чемпионнары булдылар. 

Исегезгә төшерик, "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале быел 12 һәм 13 август көннәрендә уза.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет рәисе урынбасары Артур Адбрашитов RUSWY проектында катнашучылар белән очрашты. Көн тәртибенә Татарстанның туристлык потенциалын һәм волонтерлык хәрәкәтен, экотуристлыкны, зур халыкара чараларны үткәрү тәҗрибәсен презентацияләү һ.б. мәсьәләләр кертелгән иде. Килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды, моннан тыш, Япония белән Иорданиянең туристлык мөмкинлекләре күрсәтелде.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

25 һәм 26 август көннәрендә "Казан Кремле" манзаралы тамашада катнашырга чакыра:  "Казан фанфаралары" VI халыкара тынлы оркестрлар фестивале кысаларында тынлы оркестрлар парадасы узачак. Бу көннәрдә Казан Кремленә килүчеләрнең барысын да тантаналы чаралар, виртуоз дефиле һәм җыелма оркестрның грандиоз чыгышы көтә, Россиянең һәм Татарстанның гимннары, татар композиторларының иҗат әсәрләре 18 оркестр башкаруында яңгыраячак.

Фестиваль кунаклары өчен керү бушлай!

Казан Кремле Россиядәге иң яхшы, һичшиксез сәяхәт кылынырга тиешле ныгытмалар унлыгына кергән. Бу хакта Британиянең heritagedaily.com. онлайн-газетасы хәбәр итә.

"Россия төзелеш ягыннан иң матур корылмаларның туган йорты булып тора. Әлеге архитектура шедеврлары бик ямьле ягыннан күрсәтелгән", – дип хәбәр ителә мәкаләдә. Казан Кремле рейтингта сигезенче юлны алган. Аның белән берлектә Россия ныгытмаларының must see Михайлов сарае, Мәскәү, Суздаль Кремльләре, Избор ныгытмасы да кергән.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

 5 августта Казанда "Россиянең гастрономия картасы" проекты старт алды, ул Федераль туристлык агентлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектның максаты – гастрономия туристлыгын үстерү һәм ил төбәкләренең милли кухнясы ризыкларын таныту.

"Туган авылым" күңел ачу комплексында проект кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында татар милли кухнясы ризыклары презентацияләнде.


4
август, 2017 ел
җомга

Россиякүләм Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 2017 елның 4, 5 һәм 6 август көннәрендә Алабугада Х Россиякүләм кыңгырау чыңы фестивале узачак, аны 2008 елдан бирле Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Спас ярминкәсе эшләгән көн дәвамында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар Алабуга кыңгырауларының серле чыңлавын тыңлый алачак, аны барлык Россиядән килгән иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкарачак


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ата-аналар! "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивалендә балалар өчен урта гасыр уен мәйданчыгының расписаниесен исегезгә төшерәбез, сез алдан ук үзегез катнашачак мастер-классларны сайлап куя аласыз. Көне буе сезнең һәм сезнең балаларыгыз өчен ару-талуны белми торган осталар һәм аниматорлар эшләячәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International