20 нче августта Казанда Заманча Мәдәниятнеӊ Kazan Live-2017 Халыкара Фестивале узачак. Үзенеӊ яшәеш елларында күп кенә Казанлылар тарафыннан яратып кабул ителгән Kremlin LIVE фестивале үсте, ныгыды һәм бик күп санда тугрылыклы тамашачылар туплады. Аларныӊ саны елдан-ел арта барып, 40 меӊ кешегә җитте. Нәтиҗәдә фестивальне оештыручылар аныӊ чикләрен киӊәйттеләр һәм төп локация урыннарына керү юлларын кунаклар һәм тамашачылар өчен тагын да кулаерак ясадылар. Фестиваль уӊайлы борынгы Казан Кремле белән генә чикләнми. Бу аныӊ исемендә дә чагылыш тапты. Быел ул Игенчеләр Сараеныӊ зур мәйданында узачак.