Британия газетасы версиясе буенча Казан Кремле Россиядәге иң яхшы ныгытмалар исемлегенә кергән

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Казан Кремле Россиядәге иң яхшы, һичшиксез сәяхәт кылынырга тиешле ныгытмалар унлыгына кергән. Бу хакта Британиянең heritagedaily.com. онлайн-газетасы хәбәр итә.

"Россия төзелеш ягыннан иң матур корылмаларның туган йорты булып тора. Әлеге архитектура шедеврлары бик ямьле ягыннан күрсәтелгән", – дип хәбәр ителә мәкаләдә. Казан Кремле рейтингта сигезенче юлны алган. Аның белән берлектә Россия ныгытмаларының must see Михайлов сарае, Мәскәү, Суздаль Кремльләре, Избор ныгытмасы да кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International