Свияжскиның Тарих музеенда "Зөя – агымсу" күргәзмәсе ачыла

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

11 августта Свияжскиның Тарих музеендагы күргәзмәләр залында "Зөя – агымсу" күргәзмәсе ачылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Зөя елгасының һәм аның яр буе тирәлегенең ХХ гасырга кадәрге тарихы чагылдырыла.  Игътибар үзәгендә – Свияжски утрау-шәһәре һәм елгада һәм аның кушылдыклары янәшәсендә урнашкан әһәмиятле авыл-салалар. Аларның һәркасы Зөя белән бәйләнгән тарихка һәм легендаларга, ландшафт һәм истәлекле урыннарга ия.

Свияжски шәһәре атамасыннан исем алган Зөя (Свияга) елгасы, – Иделнең уң кушылдыгы, Урта Идел буендагы кече елга булып санала, Татарстан территориясеннән 160 чакрым буенча ага

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International