"Казан Кремле" музей-тыюлыгы "Казан фанфаралары" VI халыкара тынлы оркестрлар фестиваленә чакыра

2017 елның 8 августы, сишәмбе

25 һәм 26 август көннәрендә "Казан Кремле" манзаралы тамашада катнашырга чакыра:  "Казан фанфаралары" VI халыкара тынлы оркестрлар фестивале кысаларында тынлы оркестрлар парадасы узачак. Бу көннәрдә Казан Кремленә килүчеләрнең барысын да тантаналы чаралар, виртуоз дефиле һәм җыелма оркестрның грандиоз чыгышы көтә, Россиянең һәм Татарстанның гимннары, татар композиторларының иҗат әсәрләре 18 оркестр башкаруында яңгыраячак.

Фестиваль кунаклары өчен керү бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International