ТурСтат аналитик агентлыгы Россиядә 2017 нче елныӊ сентябрендә туристлар арасында иң танылган көзге гастрономик фестивальләр һәм «тәмле» бәйрәмнәрне барлады. Гастрофестиваль Татарстан Республикасында көз башында Россиядә иӊ танылган гастрономик вакыйгаларыныӊ беренче бишлегенә керде.
2017 нче елныӊ 4-6 нчы октябрь көннәрендә Ялта шәһәрендә Туризм буенча Федераль агентлык булышлыгы ярдәмендә, төп тематикасы Россия Федерациясе субъектларыныӊ туризм өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгытуга багышланган, «Ачык Кырым. Нәтиҗәле партнёрлык» V нче Халыкара Туристик форум үткәрү планлаштырыла. Әлеге чараның төп максаты – хакимият органнары вәкилләре һәм Россия өлкәләренеӊ туризм индустриясе субъектлары арасында эчке туризм үсешенеӊ актуаль мәсьәләләре буенча конструктив диалог алып бару, көндәшлеккә сәләтле әзер туристлык продуктларын күрсәтү.
2017 нче елныӊ 5 нче сентябрендә 14.00 сәгатьтә Double Tree by Hilton Kazan City Center кунакханәсендә Япония халыкара туризм оешмасы (JNTO) (Мәскәү офисы) булышлыгы ярдәмендә "Япония. Гореф-гадәтләр белән киләчәк очрашу урыны" дип исемләнгән презентация үтәчәк. Әлеге чара Япониянеӊ туристик потенциалы белән танышу, шулай ук JNTO, Japanese Airlines вәкилләре белән бәйләнешкә керүне җайга салу мөмкинлеге бирәчәк.
2017 нче елныӊ 28 нче августына кадәр тәкъдир итүдә катнашырга теләгегез барлыгын белдереп, Dinara.Garaeva@tatar.ru электрон адресына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Дәүләт комитетыннан элемтә өчен җаваплы зат: Гараева Динара, +7(843)222-90-37
«Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау торжок» Ассоциациясе 2017 нче елныӊ 9 нчы сентябрендә 12.00 сәгатьтә барлык тәмле ашарга яратучыларны, шул ук вакытта, күӊелле ял итәргә теләүчеләрне, иӊ күӊелле бәйрәмнәрнеӊ берсе - «Свияжск балык шулпасы-2017» гастрономия фестиваленә чакыра.
21 нче августта Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында Екатеринбург шәһәрендә Вьетнам республикасы генерал консулы Ву Зуй Мынг белән очрашу булды. Очрашу Татарстанга визит ясау кысаларында узды. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урныбасары Артур Абдрашитов һәм Ву Зуй Мынг туризм буенча хезмәттәшлек, юл логистикасы һәм башка төр мәсьәләләргә тукталдылар. Шулай ук Генерал консулга Татарстан Республикасыныӊ туристик потенциалы тәкъдир ителде.
23 нче августтан Казанда «Җомга» россия мавыктыргыч тапшырулар каналыныӊ «Ризык, мин сине яратам» телевизион тапшыруын төшерү бара.
Өч танылган тапшыруларны алып баручы - Николай Камка, Эдуард Мацаберидзе, Владимир Дантес Казанда иӊ яхшы урыннарда һәм иӊ яхшы пешекчеләр белән рестораннарда иӊ яхшы ризыкларны ашап караячаклар. Тапшыруларны алып баручылар шобага тотачаклар: аларныӊ берсе ресторанга барачак, икенчесе – урам кафеларына һәм кабымханәләргә, ә өченчесе җирле гаиләдә милли ризыклар әзерләячәк. Гастрономиягә бай Казан кунакларны сөендерер дип ышанабыз!
2017 нче елныӊ 18-20 нче августында «Әдәби Чистай» 2 нче автор җыры Фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар булып Татарстан Мәдәният Министрлыгы, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Чистай муниципаль районы тора.
«Әдәби Чистай» фестивале беренче мәртәбә 2016 нчы елда үткәрелә. 2017 нче елда фестивальдә катнашу өчен Россиянеӊ 22 шәһәреннән 100дән артык автор, башкаручы, бард җырларын яратучылар һәм шагыйрьләр гариза бирде инде. Үзләренеӊ осталыклары белән уртаклашу өчен «Әдәби Чистай» фестиваленә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Самара, Уфа, Ростов-на-Дону, Йошкар-Ола, Чабаксар, Череповец, Кинешма, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән катнашучылар киләчәк
Галимнәр, бию сәнгате белгечләре, кинорежиссёрлар, балалар һәм аларныӊ ата-аналары Черек күл паркында очрашачаклар. Быел фестивальдә түбәндәге мәйданчыклар эшләячәк: 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет; сәясәт, мәдәният һәм Казан тарихы турында лекторияләр; сулыклар тарихы, парклар һәм архитектура стильләре буенча экскурсияләр; алдынгы татар пешекчеләреннән мастер-класслар һәм кулинар бәйге; шигъри будка (тет-а-тет шигърият); шигъри аудио-видео-слэм; «Сабыйлар» һәм «Кидспейс» үзәкләреннән балалар мәйданчыгы; астрономия, биология һәм математикадан лекцияләр белән «Гыйлем» мәйданчык проекты; Гарри Поттерныӊ яӊа татар басмасын һәм тәрҗемәсен тәкъдир итү; «Бию for you» биюе буенча мастер-класслар; яшь татар режиссерларыныӊ кыска метражлары киноларын күрсәтү.
Россия халыкара туризм академиясе Казан филиалыныӊ көндезге бүлегенә студентлар кабул итү 18 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Читтән торып уку һәм икенче югары белем алуга да документлар кабул итү дәвам итә.
Белешмәләр өчен телефон (843) 292-14-50
2017 нче елныӊ 12-13 нче августында ЮНЕСКОның Дөньякүләм мәдәни мираслар исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында дүртенче мәртәбә, агымдагы елны Халыкара статусын алуга ирешкән «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узды. Фестивальдә 47 000 тамашачы булды, чагыштыру өчен - узган ел 38 000 кунак булган иде.
Тарихи урта гасыр сугышы буенча 5х5 форматында уздырылган Европа Гран-при сериясе зур кызыксыну уятты. Чарада «Милләтләр көрәше-2017» дөнья чемпионатыныӊ приз алучылары һәм җиӊүчеләре булган иӊ көчле клублар катнашты. «Берн» Россия клубы җиӊү яулады.