АРТУР АБДРАШИТОВ ЕКАТЕРИНБУРГ ШӘҺӘРЕНДӘ ВЬЕТНАМ ГЕНКОНСУЛЫ ВУ ЗУЙ МЫНГ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

2017 елның 22 августы, сишәмбе

21 нче августта Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында Екатеринбург шәһәрендә Вьетнам республикасы генерал консулы Ву Зуй Мынг белән очрашу булды. Очрашу Татарстанга визит ясау кысаларында узды. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урныбасары Артур Абдрашитов һәм Ву Зуй Мынг туризм буенча хезмәттәшлек, юл логистикасы һәм башка төр мәсьәләләргә тукталдылар. Шулай ук Генерал консулга Татарстан Республикасыныӊ туристик потенциалы тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International