23 нче августтан Казанда «Җомга» россия мавыктыргыч тапшырулар каналыныӊ «Ризык, мин сине яратам» телевизион тапшыруын төшерү бара.
Өч танылган тапшыруларны алып баручы - Николай Камка, Эдуард Мацаберидзе, Владимир Дантес Казанда иӊ яхшы урыннарда һәм иӊ яхшы пешекчеләр белән рестораннарда иӊ яхшы ризыкларны ашап караячаклар. Тапшыруларны алып баручылар шобага тотачаклар: аларныӊ берсе ресторанга барачак, икенчесе – урам кафеларына һәм кабымханәләргә, ә өченчесе җирле гаиләдә милли ризыклар әзерләячәк. Гастрономиягә бай Казан кунакларны сөендерер дип ышанабыз!