ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үзенеӊ Instagram аккаунтында Германия канцлеры Ангела Меркельны Татарстан Республикасына чакырды.

«Сезнеӊ Россиягә килергә теләгегез барлыгын белгәч, мин Сезне илебезнеӊ иӊ матур шәһәрләренеӊ берсе – Казанга чакырырга карар кылдым. Татарстан Республикасы үзенеӊ мәдәни һәм тарихи гореф-гадәтләре белән бай, өстәвенә, ул Транссебер магистралендә урнашкан. Килегез! Мин сезне көтәм!» – диде ул үзенеӊ мөрәҗәгатендә.

Билгеләп үтик, Сергей Ивановныӊ шәхси чакыруы очраклы түгел – элегрәк Ангела Меркель Бундестагта сайлау алды компаниясе вакытында балалар пресс-конференциясендә АКШныӊ кыя ташлы тауларында һәм Транссеб буйлап йөрисе килүе турында әйткән иде. «Россия бүген» өлкә мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «Россия тимер юллары» канцлерныӊ хыялын тормышка ашарырга әзер булуы турында әйткән инде.

 


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе туроператорларына «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик маршрутын тәкъдир иттеләр. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Өлкә дәүләт казна оешмасы «Ульян өлкәсенеӊ туризм буенча агентлыгы» директоры Юлия Скороломова, Самара өлкәсе туризм департаменты җитәкчесе Михаил Мальцев, Чувашия Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эше буенча министр урынбасары Константин Яковлев, «Анкор» ҖЧШ туристлык компаниясен оештыручыларныӊ берсе Ольга Санаева катнашты.


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында туризм индустриясе өлкәсендә кадрлар әзерләүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты Методик киӊәшмәсенеӊ утырышы узды.

Анда комитет рәисе Сергей Иванов, шифаханә-курорт оешмаларыныӊ «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьев, Татарстан Республикасы туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамиль Мифтахов, автономияле коммерция булмаган оешма «Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясы» җитәкчесе Юлия Бәширова, Республиканыӊ югары уку йортлары вәкилләре һ.б. катнашты.

Бүген «Center Hotel Kazan Kremlin» кунакханәсендә Мәскәү шәһәре спорт һәм туризм департаменты һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты катнашында оештырылган Мәскәү шәһәренеӊ кунакчыллык өлкәсендәге мөмкинлекләрен  тәкъдир итү булды. Анда комитет рәисе урынбасары Лиана Сәитова катнашты.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

11-16 нчы сентябрь көннәрендә Татарстанда Кытай ММЧ вәкилләре һәм туроператорлары өчен реклама-мәгълүмат туры

үтә. Тур вакытында кунаклар Казан Кремле, В.И. Ульянова-Ленинныӊ музей-йорты, Казан университетыныӊ тарих музее, «Туган Авылым» күӊел ачу үзәгендә һ.б. булачаклар. Турда катнашучылар Татарстанныӊ тарихи-мәдәни байлыгы белән генә танышып калмаячаклар, теплоходта Ульян шәһәренә дә барачаклар, әлеге круиз вакытында Свияжск утрау-шәһәре һәм Бөек Болгарга экскурсияләр дә оештырылачак.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

ТурСтат аналитик агентлыгы 2017 нче елныӊ сентябрендә бәрхет сезонда Россия буйлап сәяхәтләр өчен иӊ популяр шәһәрләрнеӊ рейтингын төзеде.

 

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск шәһәрләре көз башында сәяхәт өчен Россиянеӊ иӊ популяр шәһәрләренеӊ беренче унлыгын тәшкил итте.

ТурСтат аналитик агентлыгы 2017 нче елныӊ сентябрендә бәрхет сезонда Россия буйлап сәяхәтләр өчен иӊ популяр шәһәрләрнеӊ рейтингын төзеде.

 

Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара һәм Иркутск шәһәрләре көз башында сәяхәт өчен Россиянеӊ иӊ популяр шәһәрләренеӊ беренче унлыгын тәшкил итте.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елныӊ 9, 16, 23, 30 нчы сентябрь көннәрендә «Казан Мюзик Холл» масштаблы проектын тәкъдир итү старт ала. Проект Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

Проект турында: Россиядә өченче Мюзик Холл Казанда агымдагы елның сентябрендә ачыла. Беренче икесе башкала шәһәрләр – Мәскәү белән Санкт-Петербургта уңышлы эшләп килә инде.

Кичә «Дон Кихот» кунакханәсендә Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты экспертлар киӊәшмәсенеӊ утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: туризм өлкәсендә кече һәм урта бизнес программалары буенча фикер алышу, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетыныӊ 2021 нче елга һәм 2030 нчы елга кадәрге планлы чорга максат һәм бурычларын билгеләү, туризмны үстерү өлкәсендә яңа идеяләр һәм проектларны тикшерү, шулай ук, Татарстан Республикасы туристлык продуктын төп дөнья базарларында алга чыгару

Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 7-8 нче сентябрь коннәрендә Санкт-Петербургта узган «Су туризмы» IX нчы Халыкара форумда катнашты.

Ул анда ««Свияжск» туристик-рекреацион кластеры мисалында елга круизлары инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 7 нче сентябрендә 14.30 сәгатьтә Double Tree by Hilton кунакханәсендә Астана һәм Казахстанныӊ роуд-шоуы узачак. Роуд-шоу халыкара элемтәләрне җайга салу, тулаем алганда, Астана һәм Казахстанныӊ туризм тармагын үстерү, ТОО «Астана Конвеншн Бюросы» йөзендә Астана шәһәренең Акиматы тарафыннан, танышу һәм туроператорларга, ММЧ һәм чит ил дәүләт шәһәрләренеӊ туризм җәмәгатьчелеге вәкилләренә Казахстан башкаласыныӊ туристлык потенциалын күрсәтү максатында, оештырылган. Әлеге чарада катнашучылар һәм кунаклар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу максатында, турыдан-туры диалог һәм эшлекле элемтәләр урнаштыра алалар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International