2017 нче елныӊ 12-13 нче августында ЮНЕСКОның Дөньякүләм мәдәни мираслар исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында дүртенче мәртәбә, агымдагы елны Халыкара статусын алуга ирешкән «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узды. Фестивальдә 47 000 тамашачы булды, чагыштыру өчен - узган ел 38 000 кунак булган иде.
Тарихи урта гасыр сугышы буенча 5х5 форматында уздырылган Европа Гран-при сериясе зур кызыксыну уятты. Чарада «Милләтләр көрәше-2017» дөнья чемпионатыныӊ приз алучылары һәм җиӊүчеләре булган иӊ көчле клублар катнашты. «Берн» Россия клубы җиӊү яулады.