Бүген «Center Hotel Kazan Kremlin» кунакханәсендә Мәскәү шәһәре спорт һәм туризм департаменты һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты катнашында оештырылган Мәскәү шәһәренеӊ кунакчыллык өлкәсендәге мөмкинлекләрен тәкъдир итү булды. Анда комитет рәисе урынбасары Лиана Сәитова катнашты.