Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты «Идел» кунакханә-туристик комплексы генерал директоры Надежда Исхакованы70 яшьлек юбилее белән котлый.
Сез кунакчыллык индустриясе өлкәсендә эшләү дәверендә көндәлек тормышыгызда һәм эшегездә ярдәм итә алырдай зур тәҗрибә тупладыгыз. Без Сезнеӊ җитәкчелек сәләтегезне, төрле проблемаларны Сезгә хас булганча үлчәп һәм төптән уйлап хәл итә белүегезне күрәбез һәм югары бәялибез.
Эш сөючәнлегегез, зур иҗади потенциал Сезгә, бик кызыклы иҗади проектларны тормышка ашыра алырдай, фикердәшләр төркеме тупларга ярдәм итте. Сезнеӊ фикерләрне яшь хезмәттәшләрегез дә, республика күләмендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдәге тәҗрибәле җитәкчеләр дә тыӊлыйлар.
Сезне чын күӊелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Сезнеӊ Татарстан Республикасы туризмын үстерү өлкәсендәге эшегездә зур уӊышлар телибез.
2 нче октябрьдә Татарстан Республикасы туроператорлары өчен Түбән Кама шәһәрендә бер көнлек рекалама туры узды. Республиканыӊ әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук, Идел һәм Чулман юнәлеше буенча эшли торган круиз компанияләренеӊ вәкилләре шәһәрне карадылар. Түбән Кама үзенеӊ потенциалын эре круиз үзәк буларак күрсәтте. Бизнес вәкилләре яшь, ләкин бик актив үсеш алган Түбән Кама буйлап бай экскурсион программаны югары бәяләделәр.
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Япониядә. Ул Татарстан-Япония бизнес-форумы кысаларында Татарстан Республикасы туристик потенциалын тәкъдир итте, шулай ук Япония туроператорлары белән очрашу һәм сөйләшүләр каралган.

2017 нче елныӊ 2 – 3 нче ноябрь көннәрендә Казанда KAZAN TOURISM FORUM 2017 форумы узачак. Киләчәккә юнәлешләр. Форум һәр 2 ел саен Казанда туризм өлкәсендәге дөньякүләм экспертларны җыя (2011, 2013, 2015 нче еллар). Быелгы форумныӊ темасы – «Туристик территорияләр белән комплекслы идарә итү». Форумны оештыручылар булып Туризм буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте булышлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» автономияле коммерциячел булмаган оешма белән берлектә Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү» фонды тора.

30 нчы сентябрь һәм 1 нче октябрь көннәрендә Татарстан табигать тарихы музее бөтендөнья хайваннар дөньясы көненә багышланган бәйрәмгә чакыра. Хайваннар дөньясы кеше тормышында үзенчәлекле урын алып тора. Күп кенә илләрнеӊ хайваннар дөньясын саклау җәмгыятьләре ел саен әлеге бәйрәмгә багышланган төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар.
Барлык теләүчеларне гаҗәеп күп төрле хайваннар дөньясына мавыктыргыч квест-сәяхәткә чакыралар.
14 нче сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында яӊа ике экспозицияләр залы ачылды. Алар Шәһәр тарихы музееныӊ ишегалдында урнашкан. Чарада сәламләү сүзе белән элеге экспозицияләрне иҗат итү идеясенеӊ авторы – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генерал директоры Гөлзада Руденко чыгыш ясады
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыныӊ кадрлар резервна, Туристик продуктларны алга җибәрү бүлегенеӊ әйдәп баручы «белгечләр» төркеме категориясе вазифасына (2 берәмлек), керү буенча конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 нче елныӊ 20 нче сентябреннән 10 нчы октябренә кадәр, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыныӊ эш сәгатьләрендә кабул ителә. Конкурс турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты «Кадрлар сәясәте» бүлегенеӊ рәсми сайтында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүматны (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша шалтыратып белергә була
Татарстан Республикасы үзенеӊ туристлык потенциалын «Ял.Leisure» күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Күргәзмә 19-21 нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Күргәзмә стендында Республикадан барлыгы 22 катнашучы булачак. Алар арасында музей-тыюлык (Алабуга, Чистай, Свияжск утрау-шәһәре, «Казан Кремле», Бөек Болгар) вәкилләре, Татарстан Республикасы шифаханәләр ассоциациясе, кунакханәләр һәм эчке туризм белән шөгыльләнә торган компанияләр.
Белешмә өчен: «Ял.Leisure» – Россиядә һәм БМО илләрендә әйдәп бара торган халыкара туристик күргәзмә. Әлеге чара ел саен 700 дән артык экспонент җәлеп итә.
Алар арасында: әйдәп баручы операторлар, турагентлыклар, туризм буенча милли офислар һәм администрацияләр, отельерлар, иминият ширкәтләре һәм броньлау системалары.