Сергей Иванов социаль челтәрләр аша Ангела Меркельны Татарстанга чакырды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үзенеӊ Instagram аккаунтында Германия канцлеры Ангела Меркельны Татарстан Республикасына чакырды.

«Сезнеӊ Россиягә килергә теләгегез барлыгын белгәч, мин Сезне илебезнеӊ иӊ матур шәһәрләренеӊ берсе – Казанга чакырырга карар кылдым. Татарстан Республикасы үзенеӊ мәдәни һәм тарихи гореф-гадәтләре белән бай, өстәвенә, ул Транссебер магистралендә урнашкан. Килегез! Мин сезне көтәм!» – диде ул үзенеӊ мөрәҗәгатендә.

Билгеләп үтик, Сергей Ивановныӊ шәхси чакыруы очраклы түгел – элегрәк Ангела Меркель Бундестагта сайлау алды компаниясе вакытында балалар пресс-конференциясендә АКШныӊ кыя ташлы тауларында һәм Транссеб буйлап йөрисе килүе турында әйткән иде. «Россия бүген» өлкә мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «Россия тимер юллары» канцлерныӊ хыялын тормышка ашарырга әзер булуы турында әйткән инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International