ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Сергей Иванов ММЧ вәкилләре һәм Томск өлкәсеннән булган блогерлар белән очрашты. Очрашу 10-13 июль көннәрендә Татарстан Республикасына оештырылган пресс-тур кысаларында узды.

 Томск блогерлары һәм журналистлары Томск-Казан туры авиарейслары яңартылганнан соң Татарстан Республикасына килде. Сәфәр барышында журналистлар һәм блогерлар Татарстанның үзләре булып өлгергән Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге кебек истәлекле урыннары турында сөйләде.

Бу җавап визиты булып исәпләнә, Томскта 3-6 июль көннәрендә Казаннан тугыз журналист һәм блогер өчен матбугат туры узган иде.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Томск өлкәсе администрациясе һәм Nordwind авиакомпаниясе турларны оештыручы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Саха (Якутия) Республикасының эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Тимур Юрьевич Ханды белән очрашты. ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында үткән очрашуда Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, «Туризмны үстерү һәм территориаль маркетинг агентлыгы» дәүләт автономияле учреждениесенең генераль директоры Дмитрий Громов, шулай ук Саха Республикасының Татарстандагы вәкиле Рамил Закиров та катнашты.

Хөрмәтле хаҗилар, Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗга бару буенча хезмәт күрсәтүче туристлык операторы турында мәгълүматларның Бердәм федераль туристлык операторлары реестрында булуы турында хәбәр итәбез (Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча кереп карарга була: https://www.russiatourism.ru/operators/), шулай ук ул Россиянең хаҗ-миссия сайтындагы хаҗ операторлары бүлегендә дә тәкъдим ителгән (Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча кереп карарга була: https://hajjmission.ru/operators).

Исегезгә төшерәбез, хаҗ кылучыларны хаҗга җибәрү буенча хезмәт күрсәтү өчен алда аталган ике реестрда да туристлык операторы турында мәгълүматның булуы мәҗбүри шарт булып тора.

Хаҗга юллама алган очракта, туристлык агентыннан хезмәт күрсәтүче туристлык операторы турындагы мәгълүматларны ачыкларга киңәш итәбез.

 


8
июль, 2022 ел
җомга

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты чыгарылыш курс студентлары өчен чын, якты бәйрәм оештырды – бүген югары уку йортында диплом тапшыру тантанасы узды.  

 


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан халыкара аэропортында тантаналы рәвештә «Nordwind» компаниясенең Томск-Казан рейсы ачылды. Татарстан башкаласына Томск шәһәреннән 100 кеше килде.

Рейсны каршы алуда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашты. «Nordwind» авиакомпаниясен әлеге авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары – коммерция директоры Антон Маттис һәм Казан халыкара аэропортының генераль директоры Сергей Романцов катнашты.

 


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

1 июльдә Russia Traveler журналы Russia Traveler Awards 2022 еллык премиясенә онлайн тавыш бирүне башлап җибәрде.

 Russian Traveler Awards – популяр булган истәлекле урыннар һәм туризм юнәлешләре өчен Россия күләмендә ачык тавыш бирү булып тора. Аларның яңа рейтингы Россия буйлап сәяхәт итүче барлык туристларга да файдалы булачак.

 Россия төбәкләре номинантларны үзләре сайлап ала һәм гаризалар тапшыралар, алар арасында:

🔸курортлар һәм милли парклар

🔸шәһәр һәм шәһәр читендәге кунакханәләр

🔸халык һөнәрләре һәм экскурсия маршрутлары.

 Ахыргы карарны журнал укучылары кабул итә, алар үз фаворитлары өчен тавыш бирәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре ноябрь аенда булачак һәм Russian Traveler сайтында һәм журналында басылып чыгачак.

 Тавыш бирү сайтта уза

https://awards.rtraveler.ru/nominations/kulturno-istoricheskij-obekt-muzej/


1
июль, 2022 ел
җомга

Сергей Иванов Зәлинә Зиннәтуллинаны җиңү һәм «Мисс Туризм Евразия» титулын яулавы белән котлады. Зеленодольскта яшәүче Зәлинә «Мисс Евразия 2022» халыкара матурлык конкурсында җиңүче булган.   

Туризм буенча федераль агентлык һәм агачтан архитектура корылмалары өчен гомумроссия премиясе янә шәһәр читендәге кунакханә инфраструктурасының агач конструкцияләрне кулланып ясалган иң яхшы объектларын сайларга ярдәм итәчәк. Махсус проектның икенче итерациясендә яңа номинацияләрнең берсе - «Тиз төзелә торган иң яхшы отель». Гаризалар 2022 елның 1 июленнән 21 августына кадәр кабул ителә.


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бауман – Казанның үзәк урамында урнашкан туристлык инфраструктурасы объектларын карап чыкты. Эшлекле сәфәр Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова белән бергә узды.

«Бүген шәһәрнең төп урамы, Казанда ял итүче туристлар өчен төп урам буйлап уздык. Бауман төп туризм маршруты буларак махсус контроль зонасына эләгә. Без барлык җитешсезлекләрне дә теркәдек һәм якын арада аларны бетерүгә керешәчәкбез. Тулаем алганда, төзекләндерү мәсьәләсен комплекслы хәл итәргә тырышырбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы.

30 июньдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 

1. 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингын карау турында.

2. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының 2015-2025 елларга коррупциягә каршы программасы чараларының 2022 елның II кварталы өчен үтәлеше турында

3. Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өлкәсендә 2022 елның 6 аендагы эшчәнлеге турында.

4. 2022 елның II кварталы өчен массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган вазыйфаи затлар эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре турында.

Комиссиянең барлык карарлары бертавыштан кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International