ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 5, 6, 7 август көннәрендә Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча, чара Алабуга шәһәренең Шишкин буалары янындагы тыюлык өлеше, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнар территориясендә узачак.

Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан ясалган эшләнмәләр, агачка бизәк төшереп эшләнгән әйберләр, керамика, гжель, тирене нәфисләп эшкәртү, калдык материаллардан тегелгән эшләнмәләр һәм курчаклар, нәкышь эшләнмәләр, граверлау, металлга бизәк төшерү, металлдан эшләнгән челтәрләр, мунчаладан, пыяладан, талдан ясалган эшләнмәләр һәм башкалар булачак. Профессиональ артистлар һәм фольклор коллективларның чыгышлары бәйрәмнең бизәге булып торачак.

Ярминкә кысаларында, «Алабуга шәһәре һөнәрчеләре ишегалды» проекты, «Илһам» авторлык җырлары фестивале һәм ыруглык җирләре фестивале узачак, «Бал шәһәрчеге», авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.

2021 елгы Спас ярминкәсе мең ярымга якын катнашучыны һәм 170 меңгә якын кешене үзенә җыйган иде.


22
июль, 2022 ел
җомга

Көзге-кышкы чорга авиакомпания маршрут программасын Татарстан Республикасы башкаласыннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецк якларына таба турыдан-туры оча торган рейслар белән тулыландыра.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Сергей Иванов Казан епархиясе музеен ачу тантанасында катнашты. Чара Казан митрополиясе оешуга 10 ел һәм Казанның Мәрьям ана иконасы иңүгә 443 ел тулуга багышлана. Музейны ачу тантанасы Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендә узды.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртүенчә, чикләүләрнең күп өлеше юкка чыгарылуга һәм яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кискен арту күренеше күзәтелмәүгә карамастан, COVID-19 авыруының җәйге чорда да таралу куркынычы саклана.

Шуңа бәйле рәвештә, гади саклык чаралары турында онытмаска киңәш итәбез. Бу чаралар сезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга башка респиратор авырулар, шул исәптән, грипп эләктерү куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

4 көн эчендә фестивальгә 42 000 тирәсе кеше килде. Якынча 22 000 кеше турыдан-туры трансляцияләрне карады. Дүрт концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 200гә якын музыкант катнашты. Танылган башкаручылар белән беррәттән, сәхнәгә Мәскәү, Екатеринбург һәм Алтай Республикаларыннан яшь музыкантлар да чыкты, ә җиде яшьлек скрипкачы Лука Морозов иң кечкенә катнашучы булып санала, ул күршедәге Чаллы шәһәреннән килгән иде.

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 22 һәм 23 июль көннәрендә «Ага-Базар» II халыкара этномәдәни фестивале узачак. Фестиваль 22 июльдә 14:00 сәгатьтә фестивальнең үзәк сәхнәсендә ачыла.

«Ага базар» үз мәйданчыгында халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларын, соло башкаручыларын һәм уен коралларында уйнаучыларны берләштерәчәк. Биредә үзенчәлекле кул эшләре, Республика һәм Россия төбәкләрендәге осталарның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Теләге булган һәркем музыка, кием, милли ризыклар юнәлешендәге этник мәдәниятне үстерү тарихы турында бәян итүче интерактив программаларда һәм белем бирү семинарларында катнаша алачак.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

22-23 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендәге Болгар музей-тыюлыгында «Ага-базар» этномәдәни фестивале узачак.

 Яңа этномәдәни фестиваль халык һөнәрчелеге һәм сәнгате осталарын, артистларын һәм бәяләүчеләрен бер тарихи җирлеккә берләштерә.

Ага-базар - үзенчәлекле тарихи базар булып санала, ул мең ел элек Идел буе Болгары пристаньларында барлыкка килгән. Биредә сәүдәгәрләрнең кибетләре төрле искитмәле товарлардан сыгылып торган, ачык төсле тукымалар һәм бизәнү әйберләре күзләрне камаштырган. Сәүдә бик кызу барган, читтән килгән артистлар тамаша күрсәткән, халык аны читләп узмаган... «Ага-базар» фестивален оештыручылар нәкъ менә шул мөхитне торгызырга тырыша. Һөнәрчелек рәтләрендә кунаклар һәм туристлар борынгы бизәнү әйберләре реконструкциясен күрә, варганда уйнарга өйрәнә алачак һ.б.

Фестивальнең программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

урта гасырлар мөхитен тоярга мөмкинлек бирүче тематик мәйданчыклар;

интерактив программалар, мастер-класслар;

урта гасыр стиленә салынган «Ага Базар» Болгар базары;

фолк-фьюжн юнәлешендәге коллективлар чыгышы.

Урта гасыр стиленә салынган «Көнчыгыш базар» Болгар базары фестивальнең үзәк мәйданчыгы булачак, анда үзенчәлекле кул эшләреннән торган сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать белән иҗади рәвештә шөгыльләргә мөмкинлек бирүче һөнәрчелек остаханәләре дә оештырылачак.

Сергей Иванов 16-17 июль көннәрендә «Териберка» VII Арктика фестивале кысаларында узган «Териберка» Арктика форумында катнашты. Фестиваль, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе М. В. Мишустин тарафыннан расланып, беренче тапкыр 2021-2023 елларда Арктика советындагы Россия Федерациясе рәислеге чаралары планының мәдәни программасына кертелде.

Эш программасы кысаларында, Сергей Иванов «Экология туризмы – төбәкнең тотрыклы үсеш нигезе» сессиясендә чыгыш ясады. Сессиядә Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис катнашты.


15
июль, 2022 ел
җомга

Федераль туризм агентлыгы, АРХИWOOD илкүләм премиясе кысаларында, махсус номинация кертелү турында игълан итә, иң яхшы архитектура корылмалары һәм агач кулланып ясалган дизайн проектлары аның җиңүчеләре булып саналачак

 


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

14-17 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән оештырылган Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» дип аталган IV Халыкара музыка фестивале узачак. Проектны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International