Бүген Мәскәүдә II Каспий икътисадый форумы кысаларында «Каспий регионы илләренең туризм өлкәсендә хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды.
Әлеге чара барышында Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Каспий «пятерка» илләрен Татарстан һәм Идел буе Болгар дәүләте белән бәйләүче «Бөек Идел юлы» проекты турында сөйләде. Шулай ук катнашучылар Иран белән хезмәттәшлек, Иранда Татарстан Республикасының туристлык потенциалын алга таба мавыктыру тәҗрибәсе турында фикер алыштылар һәм төбәкара һәм чикара туристик маршрутлар булдыру турында сөйләштеләр.