ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Ямал» авиакомпаниясе аны атнага бер тапкыр башкарачак, рейс субсидияләнә һәм даими булачак. Беренче самолет Татарстан башкаласына тулы килеш очкан, димәк, ихтыяҗ бар, дигән сүз.

Эшләүчеләр яки укучылар өчен уңайлы расписание: Казанга – шимбә көнне, кире якка якшәмбе көнне очарга мөмкин. Юлда узган вакыт – өч сәгатьтән дә кимрәк, элек исә, күчеп утыруны исәпкә алып, көне буе барасы булган.

Казан «Ямал» авиакомпаниясе челтәрендә субсидияләнә торган 34 нче юнәлеш булачак. Россиянең ике төбәге дә уртак элемтә нокталарына ия: 2021 елдан Ямал-Ненец төбәгенең Ямал-Ненец университетының Татарстанда Иннополис Университеты белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынды, анда Ямал балалары белем интенсивларын уза, шулай ук узган ел төбәк Ямалда актив рәвештә кертелә торган билингваль белем бирүне үстерүдә дә төп партнер булды.

Казан, бөтен илдән туристларны җәлеп итү урыны буларак, яңа кунакларны каршы алуга шат, без төньяк кешеләре яңа юнәлешне лаеклы бәяләр дип ышанабыз.

Фото: Дмитрий Сахнов

1,2 миллион бала ял иткән, ата-аналарның карталарына 14,2 миллиард сум акча кире кайтарылган. Быел 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен туристлыкны популярлаштыру буенча сынау проекты башланып китте. 18 төбәктә укучылар ил буенча бушлай кыска мәдәни-танып белү Ел саен Россия буйлап сәяхәт итү уңайлырак һәм кулайрак була бара, шуңа күрә россиялеләр ил буенча активрак сәяхәт итә башлаган. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чаралары аркасында, 2022 елның 11 аенда 56,6 миллион сәяхәт булган һәм бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9%ка күбрәк.

Россия халкы өчен төрле халыкларның мәдәниятен һәм Россия тарихын өйрәнү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен, ил буенча сәяхәтләрне уңайлы, куркынычсыз һәм кызыклы итү мөһим.

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты бу максатларга ирешергә ярдәм итә, нәтиҗәдә туристлар сервис ала, ә ял итү урыннарын һәм туристлык  маршрутларын оештыручылар дәүләт ярдәменнән файдалана.

 2022 ел нәтиҗәләре буенча ярдәм чаралары нәтиҗәләрен китерик:

Илкүләм проект буенча 45 төбәктән 1111 эшкуарлык инициативасы хупланган. Субсидияне гомуми сыйдырышлыгы 3 меңнән артык номер булган модульле кунакханәләр төзү буенча 190 проект алган. 2 ел эчендә отельләр, кунакханәләр һәм шифаханәләр төзү һәм реконструкцияләүгә ташламалы кредитларны 89 проект алган – 27 меңнән артык номер яңартылачак. «Туризм.РФ» корпорациясе бизнеска дәүләт-шәхси партнерлык принципларында туристлык объектларын үстерүдә катнашырга тәкъдим итә. Корпорация Россия Федерациясенең 57 төбәге белән туристлык инфраструктурасын үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган. Хәзер 75 инвестиция проекты эштә. Туристлык чартерлары программасы буенча сәяхәткә 50 меңнән артык кеше киткән. Туристлык кешбэгы программасы буенча 20% ташлама белән 4,5 млн кеше килгән, ә россиялеләрнең карталарына 18 млрд.сум кире кайтарылган. Балалар өчен кешбэк программасы буенча балалар лагерьларында һәм шифаханәләрдә сәяхәтләренә сертификатлар алганнар. Мондый сәфәрләргә барлыгы 100 мең укучы киткән. Russia.Travel туристлык порталы барлыкка килде, аның аша Россиядә иң популяр ял итү урыннары турында белергә була. Биредә Карелия, Себер, Камчатка, Байкал, Төньяк Кавказ, Урал, Алтайда һәм илнең башка җирләренә актив бару өчен 40тан артык әзер вариант җыелган. Быелдан башлап илкүләм туристлык маршрутлары системасы үсә. 38 төбәк территориясе буенча уза торган 37 маршрут эксперт бәясен алган. Мондый 26 маршрут буенча ял итү программалары һәм тасвирламасы Russia.Travel туристлык порталында инде бар.

Татарстан Республикасы илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыруда, шул исәптән 2022 елда да, актив катнашачак:

Чартерлар ярдәмендә Татарстанга Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан 8,4 мең турист килгән. Республиканың 18 эшкуары – 271 млн.сумлык модульле капиталь булмаган чараларны сатып алу өчен 50% күләмендә субсидия, тагын 13 эшкуар туристлык җиһазлары сатып алуга һәм 16,2 млн. сумлык яңа маршрутлар булдыруга субсидия алган. Туризм.РФ корпорациясе катнашында «Лаеш» туристлык территориясендә Россиядә аналоглары булмаган мастер-план эшләнә башлаган, аның кысаларында 73 га мәйданда 785 номерга исәпләнгән 3* һәм 4* кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар, пляж инфраструктурасы һәм яхталы марина төзеләчәк.

 


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2015 елдан башлап Казанның тарихи үзәгендә сәүдәгәр-фабрикант С.А.Чукашевның борынгы матур йортында урнашкан.

Чукашев йорты федераль әһәмияткә ия архитектура һәйкәле булып танылды, Рөстәм Нургали улы ярдәме белән бер ел элек бинада ремонт-реставрация эшләре башкарылды – стенага ябыштырылган бизәкләр, паркет, ике чынаяк кирпеч миче, чокып ясалган элементлар торгызылды, шулай ук якын-тирә территория төзекләндерелде.

Тарихи белешмә: сәүдәгәр йорты 1908 елда архитектор К.С.Олешкевич проекты буенча, элеккеге зур Лядов урамында, бүгенге Горький урамында инженер К.М. Петров тарафыннан төзелгән.

Зәвыклы сарай тышкы яктан да, эчтән дә бер үк дәрәҗәдә матур. Йорт шактый бизәкләп эшләнгән, икенче катның алгы бүлмәләрендә ике чынаяк миче сакланып калган. Сарайның сул канаты ризалиты «Грааль касәләре» белән бизәлгән.

Революциядән соң, йортта Казан солдатлар һәм крестьян депутатлары советы урнашкан була, совет чорында анда кырык елдан артык республика архитекторлары берлеге урнаша.

Йортның беренче катында 100 елга якын «Шварц даруханәсе» була, ул провизор Юлия Иванович Шварц исеменә бәйле шулай аталган, совет чорында ул 14 нче даруханә булган.

 


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Кунаклар һәм туристлар арасында иң популяр урыннар – Казан Кремле, анда 190 мең кеше (узган елга карата +18%), Зөя утрау-шәһәрчегендә 38 мең кеше (узган елга карата +17%), Бөек Болгарда 9,5 мең кеше (узган елга карата +31%), Алабугада 7,5 мең кеше (узган елга карата +10%) булган.

Яңа ел каникуллары вакытында Казанга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 4әр туристлар чартеры килде, Саратовтан 1 туристлар поезды килде.

Яңа Кырлай резиденциясендә 5 мең кеше (узган елга карата+ 25%) булып киткән.

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кунакханәләрнең йөкләнеше 76% тәшкил иткән, ә 3-7 гыйнвар көннәрендә — 95%.


6
гыйнвар, 2023 ел
җомга

 

Кичә Мәскәүгә Россиянең 14 төбәгеннән «Раштуага сәяхәт» фестивалендә катнашу өчен Кыш бабайлар килде. Һәр төбәкнең үз Кыш бабае бар: Татарстанда – Кыш Бабай, Бурятиядә – Сагаан Убгэн, Кабарда-Балкариядә – Уэс Дадэ.

 Татар Кыш бабаеның үзенчәлекле билгесе – яшел кафтан, ә башлык урынына – йонлы түбәтәй. Татар риваяте буенча, нәкъ менә Кыш Бабай борынгы заманнарда Татарстанда Яңа елны күңелле бәйрәм итү өчен җаваплы булган.

 Кышкы традицияләрне саклаучылар Кабарда-Балкария, Төньяк Осетия, Якутия, Татарстан, Башкортстан, Бурятия, Карелия, Чувашия, Удмуртия, Мордовия, Коми Республикасы, Тыва Республикасы, Марий Эл Республикасында һәм Ямал-Ненец автономияле округында Яңа елны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләячәкләр.

 6 һәм 7 гыйнварда кышкы тылсымчыларны Мәскәү метросының махсус яңа ел поездында, «Зарядье» паркының туристлык-мәгълүмат үзәгендә, «Мәскәү сезоннары» мәктәбендә, ВДНХ һәм «Радиссон Ройал» флотилиясе бозында каршы алырга мөмкин булачак.

Тулырак программа RUSS PASS сервисында басылган: https://russpass.ru/article/63a46b3080a711c7506dfd21.

Кыш бабайлар йөреше Мостуризм ярдәмендә уза. Сайтта Мәскәүдә яңа ел каникуллары вакытында башка вакыйгалар турында да мәгълүмат бар: discovermoscow.com.

 

 


3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

4 гыйнварда «Касә» («Чаша») янындагы мәйданчыкта «Тәгәрмәчле пешекчеләр» кулинария тревел-реалитиендә катнашырга мөмкин булачак.

 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Мәскәү ашларына дегустация узачак. Кулинария шедеврларын Мәскәү пешекчеләре тәкъдим итәчәк: Сергей Лазарев – «Зарядье» рестораны һәм Андрей Палесика – «ERWIN.РекаМореОкеан» рестораны.

14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Мәскәү ашларын татып карауда «Артель»рестораныннан җирле шеф-пешекче Эмил Фәйзуллин ризыгы тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Артель» рестораны 2022 елда «WHERETOEAT» ресторан премиясендә иң яхшысы исемен алды.

Чарага теркәлергә кирәкми, пешекчеләрдән ризык бушлай булачак, алар көн дәвамында 100 кешене сыйларга әзер булачак. Кулинария батлы җиңүчене билгеләү белән тәмамланачак – аны дегустациягә киләчәк кунаклар сайлап алачак.

Фудтрак Сибгат Хәким ур., 4 адресы буенча урнашачак

 


2
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

3 һәм 4 гыйнварда 18.00 һәм 20.30 сәгатьтә Казанда  «Туган авылым»да кунаклар өчен «KAZAN» театральләштерелгән фольклор тамашасы узачак.  

Тамаша 2016 елдан бирле үткәрелә һәм традициягә әверелде – бу вакыт эчендә аны 28 мең турист карады.

Ул Татарстан Республикасы кунаклары өчен махсус булдырылган һәм аның ярдәмендә татар мәдәнияте дөньясы: милли музыка һәм бию, искиткеч тел һәм үзенчәлекле кухня белән танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-032-01-01  

 Шоу сайты: www.kazanshow.ru

Башкалага Саратовтан 240 кунак килде. Вокзалда аларны «Сорнай» милли ансамбле каршы алды һәм яңа тәэсирләр һәм ачышлар белән тулы көнгә кәеф бирде.

Шәһәрдә туристлар көне буе булачак һәм «Исәнме, Казан!» программасын караячак. Казан Кремлендә, Изге Ана Казан иконасы соборында, Иске Татар бистәсендә, «Туган авылым» милли комплексында булачаклар, Иске Казан һәм «Казан Арбаты» урамнарында йөриячәкләр.

Кунакларны «Казан сәяхәтләр бюросы» туроператоры кабул итә.


31
декабрь, 2022 ел
шимбә

«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигать тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Туп ишегалды музее, «Манеж» күргәзмәләр залы, дәүләт урыннары:

1 гыйнвар – 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. 2-8 гыйнварда музейлар гадәти режимда эшли. 

Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы: 1 гыйнвар – 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр. 2-8 гыйнварда – гадәти режимда. 

Экскурсия кассаларының эш графигы: 1 гыйнварда – 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр. 2-10 гыйнварда – гадәти режимда.

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында FUN&SUN туроператорының яңа чартер рейслары ярдәмендә Казанга Яңа елга Мәскәү һәм Санкт-Петербург туристлары килде.

Бүген, 31 декабрьдә, бу программа буенча берьюлы ике чартер рейсы башкарылды: беренчесе Мәскәүдән һәм икенчесе Санкт-Петербургтан.

Яңа ел алдыннан, Казан халыкара аэропортының очып килү зонасында, Санкт-Петербургтан килгән туристларны тантаналы рәвештә каршы алдылар – кунакларны каршы алу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Туристлык волонтерлары ассамблеясы ярдәмендә узды. Кунакларны каршы алып, шулай ук Татарстанның кышкы тылсымчысы Кыш Бабай да чыкты. Кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар, башкала кунакларына шулай ук бүләкләр дә тапшырылды.

«Санкт-Петербургтан Казанга чартер рейслары – Татарстан Республикасы өчен тарихи вакыйга. Ике регион арасында мондый очышлар безнең мәдәни элемтәләрне тагын да ныгытачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

«Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең яңа ел туристлык чартер программасы кысаларында өч узыш планлаштырыла – 31 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә. Турларның озынлыгы – 4 көн/3 төн. Турларның бәясе бер кеше өчен 20 мең сумнан башлана. Чартер программасы өчен Казан һәм Татарстан Республикасы буенча биш экскурсия программасы эшләнгән.

Әлеге чартер программасы буенча Казанга меңләп турист килә алачак. Татарстанда Яңа ел каникуллары матур һәм истә калырлык булачак. Туристларны Казан һәм төбәкнең башка шәһәрләре белән танышу, шулай ук халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, милли ашлар һәм башкалар белән танышу көтә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның язгы-җәйге чорында (29 апрельдән 16 сентябрьгә кадәр) чартер программасы нәтиҗәләре буенча барлыгы 46 чартер рейсы башкарылды: Мәскәүдән 40 рейс һәм Санкт-Петербургтан 6 рейс. Ике сезон нәтиҗәләре буенча Казанда иң популяр пакет булып, шәһәр буенча күзәтү экскурсиясен үз эченә алган «Лайт» пакеты (47%) тора. Мәскәүдән Казанга – 6 405, Санкт-Петербургтан 1 204 кеше килде.

Бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылган иң уңышлы программа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International