ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Казанда «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы узачак. Һәр ике ел саен мәйданчык туристлык индустриясенең иң яхшы экспертларын, туристлык өлкәсендә хакимият органнары җитәкчеләрен, туристлык  өлкәсендә эшләүче эре компанияләр вәкилләрен җыя. 2023 елгы форумның төп темасы-туристлыкта заманча трендлар.

Катнашу өчен теркәлү озайтылды һәм www.kazantourismforum.ru сайты буенча  27 сентябрьгә кадәр теркәлергә була.

Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына!

2023 елның 10-11 ноябрендә Ханты-Манси шәһәрендә «ЮГРА-ЭКСПО»  күргәзмә комплексында (Ханты-Манси шәһәре, Студентлар урамы, 19) ел саен уздырылучы «ЮграТур 2023» туристлык форумы узачак.

Форум Россия Федерациясе төбәкләренең туристлык ресурсларының җәлеп итүчәнлеген һәм зур потенциалын ачык күрсәтәчәк. Форум уздырылган чорда ел саен махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе узачак.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Форумның  максаты -фәнни-техник мәгълүмат алмашу, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә технологик суверенитетын тәэмин итү өчен импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау.

3 көнлек форумда цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен өстәмә финанслау бүлеп бирелде. 2023 елда 99,6 млн. сум күләмендә финанслау хупланган,  ә 2024 елда  110,3 млн. сум.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан хупланган инвестицион проектлар исемлеге Татарстан Республикасының Турмстлык  буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган.

Бүген «Туризм.РФ корпорациясе» АҖдә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнехановның «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ  генераль директоры Сергей Суханов белән очрашуы узды,  очрашуда Идел буенда ел әйләнәсе уникаль «Казан марина» курортын сату турында фикер алыштылар.

Элегрәк «Казан марина» комплекслы туристлык проектының мастер-планын РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган «Туризм.РФ корпорациясе» Директорлар советы утырышында хупладылар.

Мастер планны гамәлгә ашыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.


17
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты тарафыннан Әзербайҗан Республикасы  Туристлык буенча дәүләт агентлыгы һәм «Әзербайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясе ярдәмендә 13-16 сентябрьдә Әзербайҗан Республикасыннан 10 туроператор һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмат туры уздырылды.


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Сегодня в Государственном комитете Республики Татарстан по туризму прошло очередное заседание рабочей группы под руководством депутата Госдумы РФ, члена Комитета Государственной Думы по туризму и развитию туристической инфраструктуры Артема Прокофьева по вопросам участия Республики Татарстан в реализации государственных программ РФ, федеральных целевых программ и других проектов.

2023 елда Татарстан Республикасы  илкүләм проектта катнашуын дәвам итә - «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру» һәм «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» өч федераль проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Казанда «Киләчәк юнәлешләре» туристлык форумы узачак. Бу мәйданчыкта һәр ике ел саен туристлык индустриясенең иң яхшы экспертлары, туристлык өлкәсендә хакимият органнары җитәкчеләре, туристлык һәм чиктәш тармакларда эшләүче эре компанияләр вәкилләре, эшкуарлар һәм инвесторлар җыела.

Быел Форум практик белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән, ә «Кроссовкаларда форум» форматы нәтиҗәле нетворкинг өчен бөтен шартларны тудырачак.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Статус бирү турындагы карарны Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы «илкүләм туристлык маршруты» статусын бирүгә дәгъва кылучы төбәкләр  гаризаларын карау нәтиҗәләре буенча кабул итте.

«Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл буенча уза һәм Казан, Йошкар-Ола, Чебоксар, Зөя утрау-шәһәрчегенә баруны үз эченә ала.

Маршрут идеясе нигезендә тарихи Идел сәүдә юлы ята. Маршрут Идел буе төбәкләрен үстерүдә әлеге сәүдә, транспорт һәм мәдәни юлның ролен күрсәтә һәм туристларга өч милли республиканың мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарын, этник традицияләрен һәм  аш-суларын ача. Шулай ук экскурсия программасы кысаларында туристлар Идел елгасы буйлап «Метеор»да йөриячәкләр.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Республика халкы һәм кунаклары фестивальгә бушлай  килә ала: 2 көнлек тере музыка, 8 ил-катнашучы, 150дән артык артист бүген һәм иртәгә Һиндстан фольклорыннан һәм рус рогыннан алып Кытай реггисына кадәр төрле музыкаль стильләрне тыңларга килгән тамашачыларны шатландырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International