constitution.er.ru сайтында «Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!» онлайн-конкурсы уза.
Катнашучыларга Конституция нигезләре турындагы 10 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Тестны үтүгә 10 минут вакыт бирелә. Җиңүчеләр кыйммәтле призлар алачак, ә тест узган һәр катнашучыга электрон сертификат бирелә.
Конкурсның приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итә. 10 җиңүче каралган.
Онлайн-конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк затлар катнаша.
Конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак. Онлайн-бәйгегә 30 ноябрьгә кадәр нәтиҗә ясалачак.