ТР Транспорт министрлыгында Идел һәм Кама елгалары акваториясендә су транспортында йөк һәм пассажирлар ташуны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Идел һәм Кама елгалары акваториясендә су транспортында йөк һәм пассажирлар  ташуны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Эш киңәшмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Идел буе дәүләт су транспорты университетының конвенцион әзерлек һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Сергей Митрошин, Советлар Союзы Герое М.П.Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты директоры М.П.Девятаев - «Идел дәүләт су транспорты университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов, «Татарстан Республикасы Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖнең тышкы кооперация буенча генераль директоры урынбасары Александр Емелюшин, шулай ук Идел буе федераль округының профильле министрлыклары вәкилләре: Ульяновск, Саратов, Әстерхан өлкәләре, Чувашия өлкәсе, Пермь крае катнашты.

Үз чыгышында Фәрит Хәнифов пассажирларны 2023 елгы навигациягә йөртү һәм 2024 елгы навигациягә төбәкара елга буенча пассажирлар ташуны үстерү планнары турында нәтиҗә ясады.

Министр бүгенге көндә республиканың 2 пассажир причалларында инженерлык коммуникацияләре ясау һәм төзекләндерү, Болгар шәһәрендә булган причал стенасын реконструкцияләү эшләре алып барыла, дип сөйләде. Аларда «Метеор-2020»  тибындагы круиз суднолары һәм тизйөрешле суднолар  туктау каралачак.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә: «2023 елгы навигациядә Татарстан Республикасы тарафыннан Ульяновск өлкәсенә, Удмуртия Республикасына һәм Чуваш Республикасына төбәкара ташулар башкарылды. Күрсәтелгән юнәлешләр буенча соңгы тапкыр пасажирлар ташу 20 ел элек   булган, әлеге юнәлешләр буенча елга маршрутларын яңарту бүгенге көндә актуаль һәм мөһим бурыч булып тора».

Идел-Кама бассейнының тизйөрешле пассажир йөрешен үстерү өчен федераль дәрәҗәдә карарлар кабул итүне таләп итә торган кайбер мәсьәләләр бар. Яклар тарафыннан даими һәм туристлык маршрут челтәрләрен булдыру, судноларга ихтыяҗны билгеләү һәм аларның хәрәкәте расписаниесен билгеләү максатында Идел-Кама суднолар йөреш операторын (Идел һәм Кама елгаларында флот һәм елга инфраструктурасы булган Россия Федерациясе субъектлары һәм федераль үзәк катнашында) төзү мөмкинлеге каралды.

Операторның төп бурычы - гамәлдәге пассажирлар агымын тикшерү, судноларга ихтыяҗны билгеләү белән маршрут челтәрен булдыру, судноларны сатып алу яки арендалау вариантларын билгеләү, шулай ук причал инфраструктурасын эксплуатацияләү.

Киңәшмәдә катнашучылар авиа ташуларны субсидияләүгә охшаш рәвештә пассажирлар йөртү бәясенең бер өлешен федераль бюджеттан субсидияләү мөмкинлеген карадылар (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә пассажирларны региональ һава транспорты белән йөртүгә һәм региональ маршрут челтәрен формалаштыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында»  2013 елның 25 декабрендәге  1242 номерлы  карары).

 «Әлеге программа иң популяр су маршрутларын колачлаячак, автомобиль юллары челтәрен бушатачак, ял көннәре туристлыгын үстерүгә этәргеч бирәчәк», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Фикер алышу барышында «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты кысаларында туристлык инфраструктурасын булдыру һәм модернизацияләү һәм 2025 елга кадәрге чорга «Татарстан Республикасы флоты» АҖен  үстерү концепциясе белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар алдында югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча тиз йөрүче пассажирлар флоты өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү үзенчәлекләре буенча бурычлар куелды. Идел буе дәүләт су транспорты университеты вәкилләре экипажларны укыту һөнәри программасының модернизацияләнгән базасын тәкъдим иттеләр.

Әлеге киңәшмә 2023 елның 11-17 ноябрендә узачак Россия транспорт тармагының төп эшлекле вакыйгасы – «Транспорт атналыгы» алдыннан оештырылды һәм үз эченә тармак чаралары комплексын, шул исәптән халыкара форматны да алачак. 14-16 ноябрьдә Мәскәү кунак йортында узачак «Россия транспорты» Халыкара форумы һәм күргәзмәсе «Транспорт атналыгы»ның иң мөһим чаралары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International