Татарстанда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасын эшләтеп җибәрделәр

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чараларын алуны берләштерәчәк һәм системалаштырачак. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен Телеграмда сайт һәм чат-бот эшли башлады. Сайт аша шулай ук дәүләт ярдәме чараларын алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар алырга мөмкин. Сорауларны 117 кайнар линия белгечләре эшкәртә.

Сайт адресы: zabotasvo.tatar ⁣

Чат-ботны сылтама буенча алырга мөмкин: https://t.me/Svoi_tatarstan_bot. ⁣

Ресурслардагы чаралар буенча мәгълүмат даими рәвештә тулыланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International