Бөтен Россия фестиваленә әзерләнү кысасында 2014 елның 19 июлендә Зөя утравында («Ленивый Торжок» комплексы) «Остров Буян» турнирының икенче өлеше узды.
Нәтиҗәдә профессионал туринирның өч җиңүчесе билгеле булды. 90 килодан югары үлчәүдә беренче урынны Чиберев Егор, “Нолдор” тарихи-сугыш клубыннан, Казанлы яулады. 90 килолы үлчәүдә шулай ук “Нолдор” тарихи-сугыш клубыннан Яшел Үзәнле Ибатуллин Рөстәм яулады. 85 килода 1 урынны Ширяев Дмитрий, “Легион” тарихи-сугыш клубы вәкиле яулады.