Архитектор Равил Айдаров дөнья буйлап сәяхәткә дәшә

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген “Хәзинә” сынлы сәнгать галереясендә танылган кылкаләм остасы Равил Айдаровның “Ерак илләрдән...” дигән күргәзмәсе ачыла.

 


Татарстанның атказанган архитекторы Равил Айдаров менә инде озак еллар башкалабыз Казанның агач архитектурасын өйрәнә һәм шуның нигезендә “Иске Казанның агач йортлары” дигән акварель сериясе иҗат итте. Әлеге тупланмалары 2012 елда шулай ук “Хәзинә” галереясендә тәкъдим ителгән иде.

 “Ерак илләрдән...” дип аталучы күргәзмә Равил ага иҗатында яңа этап булып тора. Казан тамашачысына тәкъдим ителгән 111 акварель хезмәт – дөнья буйлап сәяхәткә дәшә. Архитектур характерлы хезмәтләрдә төрле еллардагы, төрле халыкларның тарихи биналары сүрәтләнә: Мисыр пирамидалары һәм Афинадагы Акрополь храмы, Париж, Америка, Индия һ.б илләрнең архитектура һәйкәлләре бер залга тупланган.

Айдаровның сынлы сәнгаттәге иҗаты архитектура мотивлары белән генә чикләнми. Аның әсәрләрендә традицион пейзаж да киң урын алып тора. Нәкъ менә шушы әсәрләре яңа ачылачак проектта урын ала да инде. Ул аларны киң тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим итә. Табигатьне тасвирлаган пейзаж үзенең самимилеге, төсләрне оста кулланышы белән матурлыкка мөкиббән булганнарны җәлеп итә дә инде.

Күргәзмә 24 августка кадәр эшлиячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International