ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Ираннан Казанга хәзер турыдан-туры килергә мөмкин. 
Хәзер Казанга Ираннан турыдан-туры барып җитәргә була. Бу Россия белән Иран арасында имзалаган меморандум ярдәмендә гамәлгә керде. 
 


12
февраль, 2016 ел
җомга

 “ВеломанИЯ” Велосипед культурасы музее” “Барлык гашыйкларга” велокарикатуралар күргәзмәсенә чакыра. Рәссәм-карикатурчы Владимир Тихонов бала чактан карикатурага һәм велосипедка гашыйк. Ул әле дә велосипедта йори. Карикатураны да ташламый. Күргәзмәне 12 февралдә 12:00 да күреп булачак. Музей коллекциясе 50гә якын велосипедтан тора, алар төрле илләрдә җыелган – Англия, Германия, Россия, Швейцария, Япония. Коллекцияне төрле материаллар һәм документлар тулыландыра һәм велосипедның Россияда һәм дөньяда үсешен күрсәтә.

18-19 февралендә Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Россиядә туризм. Мөмкинлекләре һәм перспективалары 2016” Региональ Туристлык Форумы узачак. Әлеге чара туризм буенча Федераль агентлык, "НТК Интурист" һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә узачак.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көннән Татарстан башкаласында яңа әкияти шәһәрчек эшли башлый. Алексей Толстой “«Золотой ключик, или Приключения Буратино»” әсәренә багышлагнан була һәм Кремль яр буенда урнашачак. Монда ук урнашкан курчак театрында Карабас-Барабас спектаклен карарга була һәм Папа Карло остаханәсендә үз кулларыгыз белән вак-тояк әйберләр ясап була. Моннан башка оештыручылар кунаклар өчен Буратинодан бүләкләр әзерләделәр һәм “Семейный очаг” ательесында фотога төшү мөмкинлкеге бирә. 14 февралдә гашыйклар Аллеясыннан узарга теләүчеләр уза алачак, могҗизалы Агач янында теләкләрне сорый алачаклар.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Казан гашыйклар көненә популярлык буенча беренче урында.  оktogo.ru онлайн-бронирование сервисы рәсәйлеләр гашыйклар көненә кайсы шәһәрләрга баручыларны билгеләде. 2/3 Рәсәй отелләренә туры килә һәм 1/3 чит илнекеләренә туры килә. Рәсәйнең ТОП-10 шәһәрләре арасында Мәскәү, Санкт-Петербурга, Казан, Ярославль, Екатеринбург, Калининград, Пермь, Псков, Тверь һәм Сочи. Уртача Мәскәүдә туристлар көндәлек 3,2 мең сум, Петербургта 2,7 мең сум, Казанда 2,5 мең сум, Сочида 6 мең сумга якын акча тотачаклар. Рейтинг 12-14 февралда ясалган отелләрдә урнашучылар ярдәмендә корылды.

Туроператорлар һәм туристлык агентлыклар игътибарына.
2016 елның 14 февральдә Татарстанның көньяк –көнчыгыш төбәкләре буенча реклама туры узачак. Бу юнәлеш "Золотая подкова Татарстан" маршрутына керә. Катнашучыларга Фатих Кәрими мемориаль музее, планетарий, Черемшан ныгытмасы турында экскурсия уздырылачак

 

Республика яшүсмерләр китапханәсендә казанның рәссамнары Гадел һәм Рамил Халиуллиных эшләре "Уйлар формасы" күргәзмәсе ачыла. Әлеге күргәзмәдә 15 рәсем күрсәтелгән, алар май рәсем сәнгате һәм графика жанрындагы пейзаж, натюрморт, язма техникасында башкарылган. Экспозициядә шулай ук Адел Хәлиуллин скульптур эшләре дә бар.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

9 февральдә Татарстан туроператор вәкилләре өчен Арча муниципаль районына реклама туры узды. Турның төп максаты - районның барлык мөмкинчелекләрне күрсәтү һәм Арчада Сабантуйны ничек үткәрү планнары турында җиткерү. Әлеге сәфәрнең катнашучылары шунда ук үз күзләре белән берничә туристик объектларны карый алдылар: Иске Чүриле авылында алар Казан Ана Тәңре Тәре Чиркәүен, Сабан туе уздыру төп мәйданчыкларын, 1853 елда төзелгән Ратуша бинасын, Богоявленский чиркәвен һәм "Казан арты" Арча тарих-этнография музеен карап уздылар. Шуннан соң кунаклар Яңа Кырлай авылына киттеләр, анда Габдулла Тукай музей-йорты урнашкан, шулай ук “Каенсар" агро-туристик комплексын карап уздылар. Программа ахырында хакимият вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды, анда туроператорлар үзләренең барлык кызыксындырган сорауларны җиткерә алдылар һәм Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча һәм туристларны регионга ничек җәлеп итү теләкләрен җиткерә алдылар.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

 “ВеломанИЯ” Велосипед культурасы музее” “Барлык гашыйкларга” велокарикатуралар күргәзмәсенә чакыра. Рәссәм-карикатурчы Владимир Тихонов бала чактан карикатурага һәм велосипедка гашыйк. Ул әле дә велосипедта йори. Карикатураны да ташламый. Күргәзмәне 12 февралдә 12:00 да күреп булачак. Музей коллекциясе 50гә якын велосипедтан тора, алар төрле илләрдә җыелган – Англия, Германия, Россия, Швейцария, Япония. Коллекцияне төрле материаллар һәм документлар тулыландыра һәм велосипедның Россияда һәм дөньяда үсешен күрсәтә.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре таныту максаты белән, шулай ук 2016 елның Сабантуена туристларны килүен җайлаштыру өчен барыгызны да Арча раенына реклама-мәглүмәт турына чакырабыз. Тур 2016 елның 9 февраленда уздырылачак. Турда: Арча буенча шәһәр туры, Яңа Кырлай туры, Сабантуй үткәрү мәйданы һәм башка истәлекле урыннар булачак. Сезне 03 февралгә кадәр e.sorokina@tatar.ru электрон почтасына хабәр итүегезне сорыйбыз. Комитеттан мәглүмәт өчен: Варламова Елена +7(843)222-90-37. Турда катнашу түләүсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International