"Travel.ru" сервис версиясе буенча Россиянең май бәйрәмнәрендә бару өчен Казан популярлык буенча дүртенче шәһәр булды. Әлеге рейтинг 2016 елның 30 нчы апрельдән 9 майга кадәр мөстәкыйль кунакханәләрдә урнашкан һәм яшәгән туристлар мәгълүматлары буенча төзелде. Рейтингта шулай ук: Санкт-Петербург, Мәскәү, Севастополь, Калининград, Кострома, Псков, Екатеринбург шәһәрләре, һәм Сочи, Кисловодск курортлары керә.