«Чәчәк атучы Казан-2016» фестивале «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда ачылды. Ул ландшафт дизайны белән шөгыльләнүче 23 оешманы җыйды. Быел исемлеккә Казан, Мәскәү, Тольятти, Самара фирмалары үзләренең гадәти булмаган чәчәк композицияләрен күрсәтте. Былтыр фестивальгә 200 меңнән артык кеше килде. Чәчәк проектлары күргәзмәләреннән тыш мәйданда башлап җибәрүче дизайнерлар өчен семинарлар уздырылачак. Фестиваль чәчәкләр белән бизәү өлкәсендә яңа идеяләр белән алмашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар анда яңа партнерлар да таба алачак.
Шәһәр халкы өчен балалар мәйданчыклары, гамаклар куйдылар, яшел аланда ятып торыр өчен зур мендәрләр салдылар, шулай ук ут эффектлары белән күбәләк формасында арт-объектлар, зонтиклар, томан ясау системасы, япмалар һәм башкалар урнаштырдылар
Питрәчтә беренче тапкыр «Скорлупино-2016» йомырка фестивале булып узды.
«Скорлупино» проекты «Безнең Татарстан» республика форумында «Минем кече ватан» номинациясендә беренче урын алды һәм аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәя бирде. Проект авторы ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлеге булып тора.
Фестиваль берничә мәйданда барды. Менә шулай, оригиналь кул эшләнмәләрен халык куллану товарлары күргәзмәсендә алырга була иде. Икенче мәйданда тамашачылар өчен шеф-поварлар фарш һәм йомыркадан ризыклар, шулай ук бутербродлар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте, аннан соң тамашачылар аны ашап та карады. Чараны уздыруда волонтерлар ярдәм итте. Кунакларны 3 метрлы тавык каршы алды.
Килүчеләрне «Ко-ко» зоопаркы да җәлеп итте, анда үрдәкләрне, казларны, бәрәннәрне, кәҗә һәм башка җәнлекләрне күрергә мөмкин иде. «Йомырка музее»нда килүчеләр игътибарына төрле кошлар – попугай, страус, фазан, цесарка һәм башкалар йомыркалары күрсәтелде.
Тамашачылар игътибарын аеруча зур табаларда поварлар ике йомырка тәбәсе әзерләгән мәйданчык җәлеп итте. Бер тәбәне күмер өстендә, ә икенчесен электр плитәсендә әзерләделәр. Һәр тәбә өчен 1 мең йомырка китте. Шундый зурлыктагы йомырка тәбәләре республикада әле беренче тапкыр әзерләнде. Ике 100әр килограммлы табалар алдан ук КНИТУ-КАИның реактив кафедрасында ясалды. Оештыручылар бу ризык әзерләү процессын ТР кулинарлары берләшмәсе һәм Питрәч эшмәкәрләре, җирле кафе хуҗалары арасында аш пешерүчеләр батлына әйләндерергә теләде.
Бәйрәмнең төп вакыйгалары мәйданда барды. Монда фестивальне ачу тантанасы булды. Чара республика кошчылык предприятиеләре катнашучы-вәкилләре парадыннан башланды. Алар арасында «Челны-бройлер», «Ак барс» Холдинг компаниясе, «Ак барс» Кошчылык комплексы, «Индюжина» сәүдә маркалы «Залесный» Агрофирмасы ЧҖШ һәм башкалар бар иде. Парадны фестивальнең символы – «Малыш СКО» озатып йөрде.
Җыелучыларны котларга Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов килде.
23 июньдә беренче тапкыр Болгар шәһәре пристанендә дүрт палубалы круиз теплоходы туктады. Бу яңа причал стенкасын ачканнан соң мөмкин булды.
«Константин Коротков» теплоходы Түбән Новгород – Самара – Түбән Новгород маршруты буенча круиз ясый. Бөек Болгарда туристлар Язмалар музеен карау белән бергә Болгар музей-тыюлыгы буенча җәяүле экскурсия ясый алды, Истәлек Билгесе һәм Болгар шәһәрчеге музеенда булды.
Исегезгә төшерәбез, причал стенкасы файдалануга 18 майда тапшырылган иде. Хәзер елга пассажирлары борынгы шәһәрне судан гына түгел, ә ярга чыгып бөек Ак мәчетне һәм бөтен тарихи һәйкәлне үз күзләре белән күрә ала.
Бөтен имтиханнар тапшырылган, “койрыклар” инде ябылган, яңа ачышлар өчен менә дигән вакыт. 26 июньдә, Яшьләр көне алдыннан, Казан Кремле музейларында студентлар өчен «1+1=1» махсус акциясе гамәлдә булачак. Без математика законнарын үзгәртәбез. Бу көнне ике студент Татарстан тарихы музеена, «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстан дәүләтчелеге музеена, «Манеж» күргәзмәләр залына, Пушечный двор музеена, Ислам мәдәнияте музеена һәм Благовещенск соборы тарихы музеена бер билет белән керә ала.
Бу көнне Татарстан тарихы музее аерым программа әзерләгән. Яшь, якты һәм энергиялеләрне өстәл уеннары көтә. Беләбез, уйныйбыз! Дусларыгыз белән ярышыгыз һәм күңел ачканда үзегезнең аналитик мөмкинлекләрне яхшыртыгыз.
Тыныч ялны яратучылар букроссингта катнаша алалар: сезнең күп тапкыр укылган китабыгызга яңа хуҗа табу һәм үзеңә нәрсә дә булса табу. Бу үзенә күрә Музейдан башланган китап сәяхәте булып тора. Кушылыгыз!
Бүген Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Екатерина Барабанова круиз компанияләре вәкилләре өчен Бөек Болгарның туристик потенциалын тәкъдир итүгә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Анда шулай ук «Московское речное пароходство» ААҖнең генераль директоры Константин Анисимов, «Водоходъ» ЧҖШнең генераль директоры Андрей Смолин, «Судоходная компания «Татфлот» АҖнең генераль директоры Сергей Жуков һәм башкалар катнашты. Көн тәртибенә Болгар шәһәрендә хәзер круиз суднолары керә ала торган причалны карау һәм Болгар цивилизациясе музее белән танышу кертелгән иде. Болардан тыш, очрашуда катнашучыларның Болгар музей-тыюлыгы белән тагын да якыннанрак танышу мөмкинлеге булды: Болгар шәһәрчеген, мавзолейны, Ак һәм Җәмигъ мәчетен, Кара палатаны һәм башкаларны карау.
22 июньдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында VI республика яшьләр форумында җиңүчеләр – проект авторлары белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә комитет Рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм туризм индустриясе үсеше бүлеге җитәкчесе Артур Әбдрәшитов катнашты. Киездән ясалган сувенирлар - “Кукмара сувенирлары”, басма, электрон һәм аудиовизуаль белешмә – “Зөя утрау-каласы буенча интерактив юл күрсәтүчене ясау”, Алабуга районы буенча мәктәп укучыларының этник авылларга барып, халык, көнкүреш һәм мәдәният белән танышу экскурсиясе – “Авыллар буйлап тур”, һәм “Скорлупино” фестивале кебек проектлар күрсәтелде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча проектларын гамәлгә ашыру өчен авторларга ярдәм итү мәсьәләсе каралды.
24 июньдә 18 сәгатьтә Пушечный двор Музее буш вакытны «Златоуст осталары серләре» күргәзмәсендә күңелле һәм кызыклы итеп уздырырга чакыра. Музей кунакларын узган гасыр атмосферасындагы гаҗәеп кызыклы кичә көтә. Бакыр тау хуҗабикәләребулачак һәм балалайкаларда уйнаячаклар. Килүчеләр Златоуст осталары сәнгате белән таныша ала. Выставкага бүләккә бирелгән һәм парад салкын кораллары, көнкүреш әйберләре – поднослар, вазалар, ашханә приборлары, декоратив пластиналар һәм тәлинкәләр куелган. Бөтен экспонатлар XIX-XXI гасырларда Златоуст техникасы белән алтын, көмеш һәм корыч белән капланган металлга төшерелгән рәсемле бөек рус декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре. Чарага музей билетлары белән керергә кирәк. Бишенче кеше итеп алып килүчегә бонус – бушлай билет бирелә!
Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов ТР Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында туризм өлкәсе үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары турында сөйләде: « Татарстан Республикасында туризм өлкәсен үстерү буенча төп юнәлешләр һәм чаралар « 2014-2020 елларда Татарстан Республикасында туризм өлкәсен һәм кунакчыллыкны үстерү» Дәүләт программасы белән билгеләнгән. Программа чаралары дүрт төп бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: туристик инфраструктураны үстерү, турпродуктны булдыру, турпродуктны алга чыгару, өлкә кадрлары белән эшләү һәм сервис дәрәҗәсен күтәрү".
"Әти,әни, мин – Урта гасыр гаиләсе!". “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестиваленең тамашачылар өчен костюмнар конкурсы менә шундый исем белән атала да инде. Конкурсның төп шарты? Фестивальгә гаилә белән костюмнар киеп килү! Конкурста катнашучыларның барысына да фестиваль монеталары – “Бөек Болгар” фестивалендә бердәнбер акча берәмлеге булган булгариклар бирелә. Бу монеталарга фестивальдә төрле хезмәтләр алырга мөмкин булачак: урта гасыр коралыннан һәм сугыш машиналарыннан атарга, сугыш киемнәрен киеп карарга һәм башкалар.
Игътибар! Фестивальдә катнашучылар һәм реконструкторлар конкурста катнаша алмый.
Түбәндәге төркемдә костюм үрнәкләре белән танышырга һәм үзеңнекен тәкъдим итәргә була: https://vk.com/kroyka_i_shitie
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Корея Республикасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегация составында эш визиты барышында Татарстанның туристик потенциалын тәкъдир итте. Визит 18еннән 20 июньгә кадәр барды. Сергей Иванов үзенең чыгышында Болгар, Зөя һәм Казан Кремле кебек тарихи урыннар турында гына түгел, ә туристик чараларның бай афишасы, югары иминлек дәрәҗәсе, табигый ресурслар һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук ул озакламый Татарстан аша “Ефәк юл” ралли юлы узачагын да билгеләде.
Визит программасына шулай ук Пангё техно-аланына, I-KAIST күргәзмә залына бару, Чхонгечхон елгасы буен карау, Корея-Татарстан эшлекле форумында икеяклы очрашу һәм катнашу кертелгән иде.