Казан чит ил туристлары иң күп килә торган топ-5 Россия юнәлешенә кергән. Бу хакта РИА Новости матбугат конференциясендә Россия туроператорлары Берләшмәсенең башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.
«Казан быел Россиягә чит ил туристлары иң күп килә торган урыннар бишлегенә керде», – диде ул.
Болардан тыш 2016 елның җәендә чит ил туристлары яраткан урыннарга Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Алтын боҗра шәһәрләре кергән.