Германиянең әйдәп баручы СМИ вәкилләре республика белән таныша

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанга 22сеннән 26 августка кадәр реклама-мәгълүмат кысасында Германиянең әйдәп баручы СМИ вәкилләре килә. Кунаклар Казанның тарихи урыннарында булачак, Бауман урамы буйлап җәяүләп узачак, "Татар кәләпүше" интерактив программасында катнашачак, Свияжск утрау-каласына, Бөек Болгарга барачак, Кабан күлендә катамараннарда йөри алачак, «Арыш-Мае» кебек кибетләрнең  җирле продукциясе белән танышачак. Болардан тыш, аларның  "Казан-Арена" стадионына барулары да планлаштырыла. Шулай ук   Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья Чемпионатын оештыручылар белән интервью була.

Әлеге чаралар Германиянең туристик базарында Татарстан Республикасын сәяхәтләр өчен кызыктыргыч төбәк буларак күрсәтү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International