30 августта, Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә, ТР Милли музеенда «Тарихның бәяләп бетергесез битләре» чарасы уза. Яшь килүчеләрне «Гади әйберләр тарихы» циклыннан интерактив музей дәресләре көтә: «Скрипка ачкычы яисә ничек музыка туган», «Барысы да тәгәрмәчтән башлана», «Кулда үрдәк, ә тезгендә…».
Рәсем ясарга өйрәнергә яисә осталыгын үстерергә теләүчеләр өчен Казан рәссамы М.Нуруллина «Минем республикам чәчәкләре» сәнгате буенча мастер-класс уздыра. Шулай ук челтәрләп чигү, бисер белән чигү, курчаклар ясау, каллиграфия һәм инста-фото өчен бутафорлар ясау буенча иҗади мастер-класслар булачак. Ә татлы ризык яратучылар «Just» креатив төркеменең мастер-классында булып, үзләре туңдырма ясый алачак.
Бәйрәм көненә Казан Дәүләт мәдәният институты, «Красная горка» ансамбле, «МИНхаузен» музыкаль ансамбле катнашында «Синең турында җырлыйм, шәһәрем минем…» бәйрәм программасы була һәм «EtnoArt» перкуссия мәктәбеннән мастер-класслар күрсәтелә.