2016 елның 13-14 августында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Бөек Болгар» урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивале булып узды. Фестиваль барганда анда 38 000 тамашачы булды, узган елда 26 000 кунак килгән иде.
Фестиваль ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерция булмаган оешманың башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстанның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм Удмуртия Республикасының мәдәният министры урынбасары Денис Утробин катнашты.
Чараның төп мәйданы көрәш мәйданчыгы булды, анда ат турниры, массакүләм бугурта көрәше, 10га 10 көрәш турниры, "First Сlass" тарихи урта гасыр көрәше турниры булды. Фестивальдә катнашучылар арасында тарихи урта гасыр көрәше буенча дөнья чемпионы – "Берн" , "Нюрнберг" һәм "Польско-Литовское копье" клубларыннан Россия милли җыелма командасы әгъзалары. Фестивальдә барлыгы Москәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Тверь, Рыбинск, Иваново, Вологда, Сыктывкар, Чиләбе, Түбән Новгород, Павлово, Саратов, Самара, Ульяновск, Димитровград, Йошкар-Ола, Киров, Пенза, Елец, Липецк, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Түбән Кама, Ижевск, Пермь, Березники, Чусовой, Нижний Тагил, Екатеринбург, Златоуст, Курган, Омск, Новосибирск, Красноярск, Алма-Ата кебек шәһәрләрдән 500 реконструктор катнашты.