24еннән 31 августка кадәр Татарстан территориясе буйлап автоөйләрдә уникаль автоярыш узачак, шуның кысасында Россия һәм БДБның әйдәп баручы блогерлары Казан, Алабуга, Чистай, Тәтеш, Зөя утрау-каласы, Иннополис, Болгар һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләрне үз күзләре белән күрә алачак. Автоярышка кушылган блогерлар арасында Александр Беленький, Полина Бржезинская, Петр Ловыгин, Айгөл Вишня, Илья Воскресенский, Иван Летохин, Артур Шиһапов, Нияз Латыйпов, Филипп Чевелев и Ринат Галиәхмәтов бар.
Блог-турның төп максаты – республиканың мәдәни-тарихи мирасы, туристик инфраструктурасы һәм вакыйгалы мөмкинлекләре белән танышу һәм шулай ук Татарстанда автоөйләрдә сәяхәтләрне популярлаштыру. Катнашучылар узачак автомаршрут киләчәктә бөтен теләүчеләр үз автомобильләрендә шундый ук маршрутны кабатлый алырлык итеп төзелгән.
Татарстанда булганда кунаклар танылган “Камаз” заводын күрә, “Дөя фермасы”нда була, серле Молоствовлар усадьбасына экскурсия ясый, кызыклы Юрьев куышын узу кыенлыкларын татып, Зәңгәр күлнең салкын суына чумып карый, Россиянең иң яшь шәһәренең ничек яшәвен һәм башкаларны күрә алачак. Блогерларның миссиясе бик җаваплы – чөнки аларны 30 миллионга якын аудитория күзәтеп торачак! Бөтен видеоконтент ОК, BigPicture.ru сайтларында һәм блогерларның шәхси аккаунтларында non-stop реаль вакыты режимында трансляцияләнәчәк. Үз чиратларында тамашачылар сәяхәт барышына тәэсир итә алачак: мәсәлән, тавыш бирү юлы белән аларның алдагы бару ноктасын сайлый яисә сорау бирә алачак һәм аларга проектта катнашучылар туры эфирдан җавап бирәчәк. Болардан тыш, тамашачылар белән аралашу онлайн режимында гына түгел, ә билгеләнеш пунктларында да мөмкин булачак.