«Яко звезды светлыя озаряюще нас …» күргәзмәсендә XIV – XIX гасырларның уникаль иконалары, чигү һәм декоратив-кулланма һәйкәлләре күрсәтелгән. Күптән түгел экспозиция тагын ике экспонатка тулыландырылган. Казан Кремленә Бөек Новгородтан православие дөньясының үтә изге әйберләрен алып килгәннәр: XII гасырның могҗиза тудыручысы Преподобный Варлаам Хутынскийның изгедән изге әйберләре, XVI-XVII гасырларда Казанская Божья Матерь образы ясалган япма. Бөек Новгородтагы Спасо-Преображенский Хутынский монастыре ризницасыннан ясалган әйберләр Монголия чорына кадәрге алтыннан чигелгән иң борынгы рус һәйкәле булып тора! Бөек Новгородның Введенский монастыреннан Казанская Богоматерь образы төшерелгән япма - алтын һәм көмеш җепләр кушып «атлас»тан чигелгән Богоматерь Казанская рәсеменең иң борынгысы. Япмага патша Иван Грозный тарафыннан Введенский монастыренә Богоматерь образына багышлап заказ бирелгән булган.
Казанда җирдән 72 метр биеклектә җиһазландырылган күзәтү мәйданчыгы рәсми эшли башлады. Татарстан башкаласы гүзәллеген Богоявленский соборы манарасыннан карарга һәм фотога төшерергә була. Моннан алган хисләр иң көчлесе булыр, чөнки Бауман урамындагы борынгы бина әлегә кадәр шәһәрнең иң югары доминанты булып кала. Өлкәннәр өчен керү билеты – 100 сум, 12-18 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр өчен – 50 сум, ә алардан да кечерәкләр бушлай керә ала.
«Эрмитаж-Казан» үзәге «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» «Бер билетка икебез» акциясен башлап җибәрә. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк: телефонга махсус флаер кертеп куярга. Ә аннан соң аны музей кассасында күрсәтергә. Исегездә тотыгыз: «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» күргәзмәсе 18 сентябрьгә кадәр эшли. Бу җәйдә Россиянең алдынгы музейлары – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Дәүләт Көнчыгыш музее һәм башкаларның ике меңнән артык экспонатын күрү мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Кунаклар алдында гарәп сәяхәтчесе Әхмәт Ибн Фадлан эпохасы дөньясы ачылыр!
5еннән 7 октябрьгә кадәр "Ташкент халыкара туристик ярминкәсе -Туризм Ефәк юлда" 22нче Халыкара күргәзмәсе була. Күргәзмә кысасында семинарлар, чит ил һәм үзебезнең ил компанияләрен тәкъдир итүләр, һәм шулай ук туризм өлкәсендә лидерларның актив эшчәнлеген чагылдырган матбугат конференцияләре үткәрелә.
Халыкара күргәзмәгә килүчеләргә Үзбәкстан төбәкләренең милли колоритын сизәргә, төрледән-төрле бай фольклор, үзбәк халкының бер күргәзмә мәйданында кухнясы һәм традицияләре белән танышырга уникаль мөмкинлек бирә.
Ярминкә дөньяның алдынгы экспертларына тәҗрибә уртаклашырга, туризмның актуаль проблемалары белән танышырга, яңа мөмкинлекләр күрергә, шулай ук ярминкә кысаларында үткәрелә торган фәнни программаларда катнашырга мөмкинлек бирә.
Оештыручысы: "Узбәктуризм" Милли компаниясе" нең Бөек Ефәк юлы" агентлыгы.
Күргәзмә турында мәгълүмат: www.tourfair.uz
2сеннән 11 сентябрьгә кадәр Петропавловск-Камчаткада экология-танып белү туризмы буенча Халыкара форум була. Форум экология-танып белү туризмын һәм практик карарлар һәм тәкъдимнәр кертү буенча булган проблемаларны һәм мөмкинлекләрне профессиональ һәм эксперт хәл итүгә юнәлтелгән. Форумның төп темалары: дөньяда һәм Камчатка краендагы «Камчатка» (ТОР «Камчатка») алдынгы үсеш территориясен исәпкә алып, Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында экология-танып белү туризмын заманча үстерү мәсьәләләре; аерым саклана торган табигый территорияләрдә танып белү туризмы перспективалары; экология-танып белү туризмын һәм сервисын үстерүнең хокукый һәм икътисадый аспектлары; туризм һәм сервис үсеше өлкәсе өчен конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү һәм башкалар.
«Казан Кремлендә кәләш тап» туй квесте – бу кәләшне классик сатып алуның маҗаралы альтернативасы һәм ул Казанның иң матур урыннарының берсендә булырга һәм аның тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Кияү һәм аның дуслары борынгы крепостьнең тарихи картасын алалар һәм кәләшне эзләргә чыгалар! Монда шифрлы юлламалар буенча барырга, игътибарлы булырга, акыл һәм логиканы эшкә җигәргә кирәк! Кияүгә үзенең кыюлыгын һәм уктан ата белүен, ә тимер алачыгында чүкеч ярдәмендә көч һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтергә туры киләчәк. Казан Кремле башняларының берсендә генә кияү төп табышмаклы серле хатны табачак. Шуны чишә алса, кәләшнең кайда яшеренгәнлеген белә алачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Регионара форумны ачуда катнашты. Форум Татарстанда Санкт-Петербург көннәре кысасында оештырылды. Комитет рәисе тәкъдир итү белән чыгыш ясады һәм анда Татарстанның туристик мөмкинлекләре, "Нариман" һәм "Кама Тамагы"кластерлары кебек яңа проектлар, республикада туризм үсеше һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Шулай ук Сергей Иванов Татарстанда Санкт-Петербургта туризм өлкәсе үсешен игътибар белән күзәтүләре турында сөйләде, шуңа күрә Төньяк башкала туристлары республиканың иң еш кунакларының берсе.
Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысасында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның, аның урынбасары Екатерина Барабанованың Санкт-Петербургның туризм үсеше буенча комитет рәисе Андрей Мушкарев, Санкт-Петербургның вице-губернаторы аппараты җитәкчесе Александр Кокорин, Санкт-Петербургның «Шәһәр туристик-мәгълүмат бюросы» дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Евгений Панкевич һәм башкалар белән очрашуы булды. Анда шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров, 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» чемпионатын әзерләү буенча идарә җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, «Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович һәм башкалар катнашты.
Очрашуның көн тәртибендә берничә пункт бар иде: Санкт-Петербург шәһәре белән Татарстан Республикасы арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, статистика мәгълүматларын җыю өлкәсендә туристик өлкәгә тәэсир итү кораллары һәм формалары, сыйфат контроле һәм «Яшерен кунак/шалтырату» аудитын уздыру, Казанның туристик-мәгълүмат үзәге вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм башкалар. Чара барышында Казанда 2019 елда WorldSkills халыкара чемпионатын уздыруга әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде – кунакларга киң тәкъдир итү булып, анда WorldSkills хәрәкәтенең үзе, оештыру үзенчәлекләре һәм Казанның ничек итеп чемпионатка үзен күрсәтүе турында сөйләнде. Очрашу нәтиҗәләре буенча киләчәктә тагын да киңрәк тәҗрибә уртаклашу өчен тыгыз эш алып бару турында карар кылынды.
2016 елның 15 июлендә Төркиягә хәрби переворот һөҗүме ясалды, нәтиҗәдә 190 кеше һәлак булды.
Росавиация хәбәр итүенчә, Төркия Республикасына пассажирлар җибәрү вакытлыча туктатылган. Рейсларны чикләүләр сәяси хәлне ачыклап бетергәнче дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта Төркия территориясендә булган Россия гражданнары, шулай ук туристлар үзләре теләсә, илне планлаштырган очышка кадәр ташлап китә ала.
Пассажирларны чыгару ике ил авиакампаниясе тарафыннан да алып барылачак.
Планлаштырылган рейслар, аларның тәртибе һәм шартлары турында колл-үзәкләрдән һәм авиакампания вәкиллекләреннән белергә була.
Ростуризм Төркия Республикасына турпродуктлар сатучы туроператорларга бу мәгълүматны клиентларга җиткерергә һәм туган сорауларны эш тәртибендә хәл итәргә тәкъдим итә.
«Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи көрәш фестиваленә тагын бер бәйге игълан ителгән – бу юлы иң кечкенәләр өчен балалар рәсемнәре бәйгесе!
Рәсемнәр темасы:
1.Идел Болгариясе
2.Урта гасыр рыцарьлары һәм хатын-кызлары
3.Русь, Европа һәм Алтын Урда сугышчылары
Катнашу шартлары:
1.Рәсемдә тәкъдим ителгән темаларның берсе (яисә берничәсе) ясалган булырга тиеш
2.Катнашучыларның яше - 0-15 яшь
Рәсемне ясарга, фотога төшерергә һәм махсус бәйге альбомында урнаштырырга кирәк: https://vk.com/album-70365577_233043195, яисә аны электрон почта адресына bolgarfest@mail.ru "Балалар рәсеме бәйгесе" дип билгеләп җибәрергә була.
Фотога язарга:
1.Авторның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме, яшәү урыны
2.Яше
3.Аралашу өчен телефоны һәм әти-әнисенең берсенең исем фамилиясе һәм әтисенең исеме
Рәсем оригиналларын үзегез белән фестивальгә балалар мәйданчыгына алып килегез!
Үзе белән рәсемен алып килгән һәр катнашучы 2 көмеш булгарик алачак!
1.Рәсем бәйгесе җиңүчесе бүләккә агач Калкан һәм кылыч һәм шулай ук рыцарь шлемы алачак!
2.Икенче урын алучыга агач Калкан һәм кылыч бүләк итеп бирелә!
3.Өченче җиңүче Кылыч алыр!