Дәүләт комитетында Тунис Республикасы делегациясе белән очрашу булды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның Тунис Республикасы делегациясе белән очрашуы булды. Очрашу барышында туристлар агымын арттыру, Казан һәм Тунис арасында туризм үсеше перспективалары һәм даими рейслар турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук кунаклар Тунис Республикасының туристик компанияләрне инвестицияләргә әзер торуын белдерде. Болардан тыш, Татарстан Республикасын, аерым алганда Казан, Алабуга, Бөек Болгар кебек һәм башка шәһәрләрнең туристлык мөмкинлекләре тәкъдир ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International