27 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Пушечный Двор музеенда М.Т.Калашников исемендәге укчы корал музей-күргәзмә комплексы фондының «Легендар Калашников» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә дәүләт оборонасын ныгытуга зур өлеш керткән, танылган Калашников автоматы тарихы һәм конструкторлык эшчәнлеге нигезендә Россия армиясе кораллы системасын эшләгән һәм төзегән рус конструкторы тормышы тарихын ача.
Күргәзмәдә Михаил Калашниковның шәхси әйберләре, күкрәк билгеләре, орденнары, медальләре, хәрби билгеләре, аның исеменә, автомат ясалу тарихына бәйле сувенирлар һәм истәлекле символика, макетлар һәм экспонатлар, корал һәм корал әйберләре куелган.