Татарстан делегациясе 19ыннан 22 гыйнварга кадәр Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узган «Matka Nordic Travel Fair» Халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашты. Аңа Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыннан Айгөл Балахонцева һәм күчмә туризм буенча хезмәтләр күрсәтүче республика туроператорлары: "Спутник-Гермес Казан", "Казан сәяхәтләр бюросы", "Персона Грата", Трэвел Эндвок" һәм "Башка үлчәнеш" вәкилләре катнашты. 30 кв.м.лы стендта Татарстанның төп туристлык үзәкләре күрсәтелде һәм алар арасында Зәя утрау-каласы һәм Алабуга бар иде.